Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар йөгерергә чыкты

Бүген районыбызның авыл җирлекләрендә, “Олимп” стадионында һәм шәһәрнең берьюлы 3 урынында зур спорт бәйрәме узды. Соңгы елларда традициягә әверелгән “Татарстан кроссы – 2019” барлыгы берничә мең мамадышлыны берләштерә.

Массакүләм чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, студентлар, педагоглар, эшче яшьләр, өлкән яшьтәгеләр, спорт ветераннары катнашты.
Бәйгеләрне түбәндәге яшь категорияләрендә уздырдылар: мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 100 метр, 1-2нче сыйныф укучылары – 200, 3-4нче сыйныфларда белем алучылар – 400, 5-6нчы сыйныфлар – 500, 7-9нчылар – 600, 10-11нче сыйныфларда белем алучылар, хатын-кызлар һәм ветераннар – 1000, ир-егетләр – 1500, мөмкинлекләре чикләнгәннәр 200 метр арага йөгерделәр.
Шәһәребездә җиңел атлетиканы сөючеләр үзләренең көчләрен стадион-ипподромда, “Яшьлек” скверында һәм Җиңү паркында, краснаягоркалылар “Олимп” стадионында, авыллар халкы мәктәпләр базасында сынады.
Районыбызда “Татарстан кроссы – 2019” чарасы ничек узуы хакында “Мамадыш ТВ” телеканалы видеоязма әзерләде. Сез аны 24нче сентябрь кичендә, 19.00 сәгатьтә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев