Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар, ялларыгыз ничек үтә

Яңа ел каникуллары вакытында без нәрсә эшлибез? Әлбәттә, ял итәбез. Диванда ауныйбыз, көне буе телевизор карыйбыз, аннан күпчелек вакытны өстәл артында үткәрәбез...

 Ә бит, дөреслектә, ничек тә күбрәк хәрәкәтләнергә, көннең яртысын ачык һавада уздырырга, күп ашамаска киңәш итә табиблар.

   -Һәр көнне диярлек кунак килә, үзебез кунакка барабыз, гел табын артында утырабыз, кеше сыйлыйбыз, үзебез сыйланабыз. Калорияле салатлар, майлы, кыздырылган ризыклар, исерткеч эчемлекләр – боларның барсына да ашказаны түзсен генә, – ди алар.

   Яңа ел алдыннан матур булып күренергә теләп, артык килограммнарыннан авырлык белән котылучыларның да тырышлыгы юкка чыга. Авырлык кабат үзен сиздерә башлый. Бәйрәм табыны организм өчен бик көчле стресс та булып тора. Аңа күптөрле, бер-берсе белән ярашмаган ризыкны эшкәртергә кирәк, тагын исерткеч эчемлекләр дә өстәлә – ашказаны түзсен генә...

   Шушы вакыт аралыгында ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан зарланучыларның да саны арта. Моны булдырмас өчен һәр көнне бер литр ярым-ике литр су эчәргә өйрәнегез. Әмма бу йөрәк-кан тамырлары авырулары булмаучыларга гына.

   Каникул вакытында диетик меню булдырырга кирәк. Иртән ботка ашау файдалы. Аңа киптерелгән җиләк-җимеш салсагыз, суда шикәр салмыйча пешерсәгез, тагын да яхшырак. Ризыкны парда пешереп ашау яхшы. Кыздырылган ризыклар турында киләсе бәйрәмнәргә кадәр онытып торсагыз да була. Бәйрәмнәрдә күпләр исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллана, шуның белән алкогольдән агулану куркынычы да туа. Ул, үз чиратында, бөтен организмның эшчәнлеген боза.

   Баш «төзәтергә» дә яраталар бездә. Аның белән хәлне тагын да катлауландырырга мөмкинсез. Каты чәй, кофе да эчмәгез андый вакытта, алар йөрәккә начар тәэсир итә, дип кисәтә табиблар. Чаңгыга басыгыз, дусларыгыз белән күбрәк  аралашыгыз. Табиблар фикеренчә, безнең организм табигатьтә, актив хәрәкәт иткәндә генә нәтиҗәле ял итә. Бу, чынлап та, нервларны тынычландыра, депрессиягә дә бирелеп утырырга ирек бирми. Спорт залына йөрү, йөгерү, җәяү йөрү, чаңгыга басу, гомумән, физик активлык вакытында каныбызга эндорфиннар бүленеп чыга, аларны икенче төрле «бәхет гормоннары» дип тә йөртәләр.

  Таудан чана шуу – балачакны да искә төшерү. Гаиләгез, балаларыгыз, дусларыгыз белән җыелышып чана шуарга барыгыз. Балалар белән бергәләп ял итәргә вакыт таба алмаучылар өчен бу шөгыль менә дигән мөмкинлек. Кары булса, кар бабайлар да әвәләп куярга онытмагыз, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп, җырлап алу да гаеп саналмый. Психологлар да табигатькә чыгып ял итү ягында. Аларның сүзләренчә, телевизор каршында утыру безнең психикага зыян гына китерә, ял итәргә комачаулый. Музыка тыңлау, бию, кинога-театрга йөрү, китап уку, дуслар белән аралашу да күңелне күтәрә, ди алар.

   Шәһәр җирендә Яңа ел каникулы вакытында бушлай бәйрәм чаралары күп уздырыла. Һәр көнне берәр чыршы янына барып кайтсагыз да, бәйрәм программагыз кызыклы булыр. Шугалакларга да барырга да онытмагыз, анда җаннар ял итә.

   Соңгы киңәш: кибетләргә, күңел ачу чараларына барганда, банк картагызны алмау хәерле. Кесәгә булган акчагызны гына тыгыгыз. Ни өчен дигәндә, банк картасына ышанып, акчагызны артык тотуыгыз мөмкин.

«Өмет” газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев