Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар “Театр династиясе“ медаленә ия булды

Шушы көннәрдә Казанда Театр династияләре вәкилләре җыелды. Иҗади очрашуны Россиядә Театр елы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты оештырды.

Чарада республиканың 12 театр  династиясе, шул исәптән Мамадыш, Чүпрәле, Апас районнарыннан сәхнәне үз иткән, иҗат белән янып яшәүче, район, зона, республика күләмендә узган чараларның үзәгендә кайнаучы 70 тән артык кеше чакырылды. Тантана барышында Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе  Степан Спиридоновка, Баязитовлар гаиләсенә “Театр династиясе“ дип исемләнгән махсус медальләр тапшырылды. “Танылган шәхесләр белән аралашу, бүләкләү тантанасын үз эченә алган, матур сүзләр күп әйтелгән, җылы тәэсирләр бүләк иткән, алга таба да иҗат дәртен кузгаткан бик күркәм чара булды, безне шулай зурлаганнарына бик зур рәхмәт“, – диләр кичәдә катнашучылар.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев