Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар татарча китап укыймы

"Әдәби марафон" проекты кешеләрдә яхшы гадәт - китап уку гадәтен тәрбияли, татар әдәбиятына мәхәббәт уята, кешенең рухын үстерә, үзконтрольне ныгыта, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә, коммуникативлыкны арттыра, игътибарлы һәм гадел булырга өнди, яңа дуслар табу мөмкинлеген бирә, кешеләрне итәгатьлерәк һәм әдәплерәк итә һәм, алга максатлар куеп, аларга ирешергә өйрәтә торган проект.

VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) финалистларын тантанага чакырабыз!

VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында актив катнашкан хөрмәтле китап укучылар!

Марафонның үткәрелүе һәм аның кагыйдәләре турында без 25 март көнне игълан иткән идек (http://tat-i.net/tt/adabimarafon-7). Ә 1 - 21 нче апрель көннәрне ВКонтакте һәм Инстаграм (чит илләрдән катнашучылар өчен) социаль челтәрләрендә #әдәбимарафон онлайн-проекты барды. Үзендә яхшы гадәт - китап уку гадәтен формалаштырырга 1370 кеше алынган булса да, аларның кайберләре финал ахырына кадәр барып җитә - үзләрендә көч табып җиткезә алмадылар.

"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2017 нче елдан башлап оештырылып үткәрелә. Проектның идея авторы һәм алып баручысы - Гатауллин Раил Мәүлет улы

Проектны уңышлы үткән финалистлар 15 нче май көнне Казан шәһәренең УНИКС концертлар залына чакырулы. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.

Тантанада китап укучылар белән очрашуга танылган язучылар, шагыйрьләр, Г.Тукай премиясе лауреатлары, телевидение һәм матбугат чакырулы. Чара барышында автограф-сессияләр, танылган шәхесләр белән фотосессияләр оештырылачак, проект авторыннан зур булмаган татарча тренинг үткәреләчәк. Һәм, әлбәттә, финалистларны сәхнәдә бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.

Тантанага Мамадыш районыннан түбәндәге китап укучылар чакырулы:

Мамадыш районы  

  1. Габдрафикова Алсу Илдус кызы
  2. Галәева Гөлфия Сөләйман кызы
  3. Ганиуллина Фирая Нәгыймулла кызы
  4. Гатауллина Нәзирә Мансур кызы
  5. Гәрәева Гөлзирә Миннефаил кызы
  6. Гәрәева Гөлназ Гафур кызы
  7. Әлмиева Гөлнур Нургаян кызы
  8. Йосыпова Любовь Иван кызы
  9. Мәгъфурова Рәмзия Нурулла кызы
  10. Мәрданов Рифат Әсгать улы
  11. Мөбарәкшина Индира Саяф кызы
  12. Мубаракшина Ләйсән Зәбир кызы
  13. Муллахмәтова Рәйсә Абдулла кызы
  14. Насибуллин Алмас Рафис улы
  15. Насибуллина Алинә Рафис кызы
  16. Насибуллина Гөлия Хәниф кызы
  17. Насретдинова Ләлә Фәнүс кызы
  18. Нәбиуллина Мөнирә Рәшит кызы
  19. Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы
  20. Низамиева Рәмзилә Раим кызы
  21. Романова Галина Ивановна
  22. Сəхəбиева Алинə Илнур кызы
  23. Сәхәпова Ләйсән Илдус кызы
  24. Спиридонова Алсу Сәяф кызы
  25. Фазлыева Гөлнара Мөҗип кызы
  26. Фәсхиева Раузалия Гали кызы
  27. Хайбуллина Зөбәрҗәт Габделхак кызы
  28. Хоснуллина Рәкыя Фатих кызы
  29. Хуҗиева Тәнзилә Басыйр кызы
  30. Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы
  31. Шәрифуллина Галина Петр кызы
  32. Шиһапова Ләйсән Камил кызы
  33. Юнысова Миннегөл Киям кызы

  

Әлеге исемлектәге барлык финалистларны да 15 нче май көнне 11:00 сәгатьтә УНИКС концертлар залында, ТР Казан шәһәре Профессор Нужин ур., 2 нче йорт адресы буенча көтеп калабыз!

Ихтирам белән, проектның җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев