Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар соцпакет аламы, акчамы

Агымдагы елның 1нче октябренә чаклы федераль ташламаларга ия булган гражданнарга ике юлның берсен сайларга туры киләчәк: я социаль хезмәтләр җыелмасын (халык телендә – соцпакет) калдырырга, я алар урынына акча алырга.

 Мәгълүм булганча, акчалата компенсациянең суммасы бүгенге көндә 863 сум да 75 тиен тәшкил итә. Азмы бу, күпме? Әгәр кеше җитди авырып китә икән, аңа озак кына дәваланырга туры киләчәк, моның өчен күп кенә дарулар да кирәк булачак. Соцпакеттан баш тартканнарга кирәкле даруларны алу өчен үз кесәләреннән дә шактый суммаларны чыгарырга туры киләчәк. Җитди авыруларны дәвалауга кирәк даруларның кыйммәт торуын истә тотсак, югарыда телгә алынган сумманың җитмәве көн кебек ачык. Социаль пакет исә табиб билгеләгән рецепт буенча бушлай дарулар белән тәэмин итәргә, шулай ук бушлай дәваланырга һәм кыйммәтле операцияләр ясарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә 1нче октябрьгә чаклы ике мөмкинлекнең берсен сайлап, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүгенге көндә районыбызда ташламага ия булган 4641 кешенең 3039ы соцпакеттан баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев