Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар, рибаның нинди зур гөнаһ икәнен беләсезме

Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин моны сезгә әлеге язмасында аңлата.

 

Белә торып, бер көмеш акчалык кына риба малын ашау 36 зина кылудан ямарак“, - диде рәсүлебез (с.г. в.с.) (Имам Әхмәд, 20951нче хәдис)

 

Газиз кардәшләр! Күпләребез белми яки гөнаһысын вак-төяккә санап, процентлы кредитка өйләр салды, машиналар һәм башка җиһазлар алды. Боларга бүген нишләргә? Бердәнбер юл - тәүбә итәргә һәм кабат ошбу гөнаһны кабатламаска.

Раббыбыз Коръәндә әйтте: “Кемгә Раббысының вәгазе җитеп, риба эшләрен ташлады, риба отышын алмасын. Кем дәвам итсә, алар җәһәннәм кешеләре, һәм анда мәңге калучылар”. (“Бәкара” сүрәсе, 275 аять)

  1. Аллаһының ләгънәте төшә.

Рәсүлебез (с.г. в.с.) риба ашаучыны да, бирүчене дә, язучыны да, аларның килешүенә шәһәдәт биргән ике кешене дә ләгънәтләде. “Алар бөтенесе дә гөнаһыда тигез,“ - диде. (Мөслим, 2995 нче хәдис)

  1. Риба – бозыклыкның  бозыгы.

“Рибаның 70 төре бар. Аның иң аз гөнаһлы төре дә үз анасы белән никахлашып яшәгән кебек”, - диде рәсүлебез (с.г. в.с.) (Ибн Мәҗәһ, 2265 хәдис)

  1. Риба ахыр чиктә бөлгенлеккә китерә.

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Аллаһы рибаның файдасын бетерер, ә сәдәкаларның файдасын хуҗаларына арттырып кайтарыр”. (“Бәкара” сүрәсе, 276нчы аять)

  1. Риба зинадан яман.

Сак булыйк! Алдашмыйк! Рибадан уттан сакланган кебек сакланыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев