Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар, көнгә ике алма ашагыз!

Август. Чәчәкләргә күмелгән Мамадышның һавасында хуш исләр бөркелә. Алма исе борыннарны ярып керә.

Халыкта: көнгә ике алма ашасаң, табиб кирәкми, диләр. Аның нинди сортлары аеруча файдалы соң? Антоновка һәм Симиренко ранеты аеруча шифалы алмалардан. Алар айлар дәвамында яңа өзгәндәге үзлекләрен саклыйлар. Тәмсез һәм өлгермәгән алманың файдасы юк. Алмага карата язылмаган закон гамәлдә: җимешне вакытында һәм үз җиреңдә пешкәнен аша. Алма төшендә йод күп. Әгәр көн дәвамында 5-6 алма төше чәйнәсәң, организмның йодка булган ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Ул бавырда холестерин күләмен нормага сала. Моның өчен көнгә ике алма ашау җитә. Алманың мондый шифалы үзлеге анда пектиннар күп булуга бәйле. Алмада тагын акскорбин кислотасы, фруктоза, магний бар.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев