Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар, иртәнге ашларыгыз тәмле булсын!

Көн саен ашарга пешерү, табын әзерләү хуҗабикәне баш ватарга мәҗбүр итә. Һәр хатын-кызның өйдәгеләрне тәмле һәм кызыклы ризыклар белән шаккатырасы килә. Әйдәгез, бер-беребезнең хәлебезне җиңеләйтик, уңышлы рецептларны якташлар белән уртаклашып барыйк әле.

Бүген безнең кунагыбыз – Алия Байкиева. Ул бик тәмле аш пешерү серләре белән бүлеште. Аның күпләгән башка блюдолары белән  инстаграмдагы шәхси битендә таныша аласыз.

 

Рассольник

 6 порциягә кирәк булачак ингредиентлар: ит 400 г ит, 4-5 данә бәрәңге, 1-2 данә кишер, 1-2 данә тозлы кыяр, 70 г перловка, 1 баш  суган, томат пастасы, кыздыру өчен май, тәмләткечләр.

Итле шулпа кайнатабыз, аны сөзәбез, итен кисәкләргә турап салабыз. Аңа пешкән перлорвканы (мин арпа ярмасын алдан ук күпләп пешереп, өлешләргә бүлеп, суыткычка тыгып куям да, кирәк кадәрлесен генә алам) һәм бәрәңге салып, пешерергә куябыз. Аерым табада суган белән кишер кыздырабыз. Икенче табада бераз май салып, эре угычтан чыгарылган тозлы кыярны. Кыярга бер аш чүмече аш шулпасы һәм томат соусы өстибез дә 10 минут томалап алабыз. Кыздыран яшелчәләрнең барсын да кәчтрүлдәге шулпага салып болгатабыз. Телеңне йотарлык тәмле була.  Бу ашны балалар да, өлкәннәр дә бик ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алия бик зур Рахмат. Кинэшлэренэ пешереп карарбыз. Алла бирса.