Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар гошер тапшыра

Уңыш җыю вакыты – көз җитте. Гошер сәдакасын бирер вакыт!

Эшчән кеше өчен мул уңыш җыеп алу – зур бәхет ул. Ләкин муллыкның төп сәбәбе турында да онытмаска кирәк. Гадел хезмәттән тыш моңа табигать тә тәэсир итә. Нәкъ менә шуңа күрә мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә догалары белән мөрәҗәгать итәләр: яңгыр кирәк икән, яңгыр сорыйлар, аяз, болытсыз һава торышы кирәк икән – кояшлы көннәр сорыйлар. Мул уңыш җыеп алу өчен яхшы һава торышының Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте белән бирелгәне көн кебек ачык. Бу рәхмәткә ирешеп, киләчәктә дә мул уңыш җыеп алу мөмкинчелегенә ирешү өчен, Раббыбыз кушканны үтәп, гошер сәдакасын бирергә кирәк. Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аның төгәл нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле). Коръәннең “Бәкарә” сүрәсендәге 267 нче аятьтә әйтелә. “...Җирдә чыккан байлыкны сәдака итеп бирегез...” Аны бирүнең әһәмияте хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) дә үзене бер хәдисендә: “Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, - дигән. Ягъни, мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз , аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә китерә ала. Гошер сәдакасы ул малга бәрәкәт китерә. Гошер сәдакасын биреп, үзем ризыксыз калам, дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара. Шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез. Аллаһының чиксез рәхмәте ихлас күңелдән изге гамәлләр кылучыларга бик якын. Ягъни саваплы эшләрне мине юмарт дип әйтсеннәр, мактасыннар әле дип, эшләргә кирәкми, ул ихластан, Аллаһы ризалагы өчен булырга тиеш. Шул вакытта гына аның нәтиҗәсен кеше бу дөньяда ук күрәчәк.

Ранил Талипов, Мамадыш мәдрәсәсендә уку-укыту буенча җитәкче урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев