Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында катнаша

“Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият” номинациясендә районыбыз данын Туган төбәкне өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова яклаячак.

“Өй китапханәчесе”. Туган авылында мәктәп укучысын яратып шулай атаганнар. Гөләндәм Давыдова укытучылар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның шәҗәрәсендә без 8 мөгаллимне исәпләдек. Берүзе биш бала тәрбияләүче әниләре аңарда китапка һәм тарихка чиксез мәхәббәт тудырган. Мәктәп укучысы буларак, ул өйдә картотека оештыра һәм зур китапханә туплый. Иң кыйммәтлеләре - шигырьләр, поэмалар һәм үзләре иҗат иткән бәетләр була. Аның кулъязмалары Көек-Ерыкса авылында тарала: кечкенә Гөләндәм аларны авылдашлары өчен багышлый. Ул вакытта барысы да аңарда китапханәче һөнәрен күрәләр. Гөләндәм Давыдова 2007нче елга кадәр шушы юнәлеш буенча укый. Ә бүген һәрвакыт елмаеп торган «аяклы энциклопедия» 4 бала әнисе.

Үзенең беренче баласын - Артурны китап киштәләре арасында үстереп, 8 ел гомерен китапханәгә багышлап, Гөләндәм Давыдова шәһәргә күчеп килә, Мамадышның туган төбәкне өйрәнү музеена эшкә урнаша. «Бу еллар дәвамында китапханәдә үз китапларым турында уйладым», - дип елмая ул.

Мамадыш районының барлык герой әниләрен җыя торган беренче әниләр музее, Бөек Ватан сугышының хәтер дивары, Әфганстанда хезмәт иткән вакытта хәрби заданиене үтәгәндә батырларча һәлак булган Мамадыш егете Илшат Гарәйхановның мәетен эзләү өчен табылган документлар... “Алда әле тагын шулкадәр эш көтә”, - дип саубуллашып Гөләндәм Давыдова экспозицияләр янына ашыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев