Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар, бавырыгызны саклагыз!

Мамадыш район үзәк хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясе мөдире Ләлә Хөснетдинованың әлеге язмасы һәркемгә файдалы булыр.

Лабораториягә күптәнге танышым Нәсимә апа килеп керде.

Хәл-әхвәл сорашкач: “Иске дус итеп, туры синең янга килдем, балакаем. Каян килеп чыкты бу коронавирус зәхмәте. Шул йокмасын дип, күп дарулар эчәргә туры килде. Яшисе килә бит әле, бер дә үләсе килми. Үзең беләсең, диабет чирем дә бар. Андыйларны бик тиз эләктерә диләр. И, Ходаем, колагы ишетә күрмәсен! Соңгы вакытта уң яктан, кабырга астыннан нәрсәдер авырта. Аппетит юк, ябыктым,  косасым да килә, тәннәрем кычыта... – дип сөйләнде ул. Аны тыңлый-тыңлый, күзәтәм. Чынлап та, үзгәргән, күз төпләре дә каралып, шешенеп тора, йөзенә сары төс йөгергән, зәп-зәңгәр күзләре сүнгән лампочкага охшап калган, ябыгып, тартылып та киткән. “Ярар, Нәсимә апа, хәлегезне аңладым. Анализлар биреп килик“, - дидем. Бавыр анализлары күпкә үзгәргән булып чыкты шул. Билирубин арткан, ферментлар зурайган, шикәр үскән. Нәсимә апага киңәшләремне биреп, кайтканда ук үзенең табибына күренергә кушып, озаттым. Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытларда бавырларының “кәефе“ киткән  кешеләр артып тора. Без аны көндәлек эшебездә күрәбез. Анализлар начар якка үзгәрә. Ковид-19 белән чирләүчеләр, аны йоктырырга теләмәүчеләр артык тырышып ташлыйлар. Бу контрольсез профилактика (кыек атып туры тидерү), көчле дарулар эчү бүтән органнарга зарар сала бит. Иң беренче бавыр аксаклый, ара башлый. Бавыр - организмда иң зур, искиткеч, гаҗәеп әгъза. Аның авырлыгы 1,5-2 килограмм. Зур әгъзаның алдына куйган бурычлары да зур. Ул - безнең организмыбызның фильтры. 24 сәгать эчендә чистартып, туендырып, җылытып 2000 литр канны үзе аркылы уздыра. Аны  биохимия лабораториясе дип тә атарга була. Мәсәлән, ул бер көн дәверендә 1 литр үт сыекчасы эшләп чыгара. Ә үт сыекчасы, организмны  токсиннардан арындыра һәм май  матдәләрен тарката, эретә. Бавыр башкарган эш үзенә бик зарарлы. Организмга эләккән токсиннар, агулы матдәләр, майлы ризыклар, спиртлы эчемлекләр, никотин, күп төрле синтетик дарулар, вируслар, инфекцияләр белән эш итә бит ул, җилкәсенә төшкән авырлык биниһая зур.  Аның эшчәнлеге аксаса, арып, үзенең табигый эшчәнлеген киметсә, күзәнәкләре  яңармаса, аңа ничек ярдәм итә алабыз соң?! Бу организм өчен аяныч, авыр хәл булачак! Бавырыбыз дару үләннәре белән дус. Сары чәчәк ата торганнарны (сары мәтрүшкә, тузганак, гөлбадран, календула)  ул бик ярата, хөрмәт итә. Артишок, елгар (расторопша) – гаҗәп файда бирә торган үсемлекләр. Алар бавырдан токсиннарны чыгаралар, үт бүленеп чыгуын әйбәтлиләр, аның күзәнәкләрен яңартуда да катнашалар. Елгар элек-электән гөмбәдән агуланган кешеләрне коткарган. Гаҗәеп көчкә ия бу могҗизалы үсемлекнең орлыклары макро-микроэлементларга, витаминнарга, май матдәсенә, тираминга, гистаминга бай. Үзе бер табигый аптека бу! Бавырыгызның саулыгы турында кайгыртсагыз, аңа ярдәм итсәгез, ул сезне дә сөендерер. Сез чибәрләнеп китәрсез, күңелегез күтәрелер, йөзегез сафланыр, энергиягез артыр, уйларыгыз-фикерләрегез яңарыр, гомерләрегез озаер. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә яхшылык булып кайтыр.

 

Ләлә Хөснетдинова,

район үзәк хастаханәсенең  клиник-диагностика лабораториясе мөдире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев