Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар, багучыга бармагыз, башыгызга бәла алмагыз!

Соңгы вакытта багучылык, төрле секталар, моңа кадәр күрелмәгән сәер юнәлешләр, алдагысын әйтеп бирү күренешләре киң таралды.Теләсә нинди газетаны ачуга шундый белдерүләр күзгә чалына: “Күрәзәче сезнең язмышыгызны сөйләп бирер” яки “Тәҗрибәле астролог киләчәкне юрый”. Белдерүнең “Югары категорияле сихерче сезнең өчен көн саен йолдызнамә төзи”, “Проблемаларыгызны хәл итәбез“ кебекләре дә бар. Телевизорны ачсак та, “йолдызлар фаразы” әйтәләр. Һәр журналда атналыкмы, айлыкмы йолдызнамә бирелеп бара.

 

Бүгенге газета - журналларда, телевидение һәм интернетта түбәндәге эчтәлекле белдерүләр бихисап: “алдагысын сөйләп бирәм”, фен-шуй сезнең язмышыгызны үзгәртә, сезгә бәхет, байлык китерә һәм башкалар. Миллионлаган данәдә күрәзәчелек, багу һәм сихергә өйрәтә торган, фен-шуй мисалындагы дингә каршы килә торган  китаплар бастырыла. Шуңа күрә, теләсә кем шушы деструктив юнәлешләрдән хәбәрдар була ала. Еш кына кешеләр, авыр хәлгә юлыккач, югалып калалар. Кая барып бәрелергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгәнлектән, соңгы чарага - багучыларга, экстрасенсларга һәм башка “белгеч”ләргә мөрәҗәгать итәләр. Аларга өметләнәләр, аларның ниндидер серле көче барлыгына чын күңелдән ышаналар. Бу очракта бер хакыйкатьне онытмаска кирәк: бары тик Аллаһы Тәгалә генә кешеләрнең язмышларын, алдагысын белә. Бу сүзләргә дәлил Коръәндә бирелгән: “Яшерен нәрсәләрне белү ачкычы Анда гына, Аннан башка беркем дә аларны белми” (27:65) яки “Яшерен нәрсәләрне белүче, Илчеләрнең кайберләреннән башка, беркемгә дә бу серләрне ачмый” (72:26-27).

 Җәмгыятьтә көннән - көн яңа секталар, төрле юнәлешләр барлыкка килүе, әлбәттә бик аяныч күренеш, чөнки кеше бу ялган һәм куркыныч төркемнәргә ияреп үзләрен хакыйкый диннән ераклаштырып,  Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булалар. Моннан да куркыныч нәрсә бар микән? Юктыр, мөгаен. Раббыбыз кемгә дә булса ачуланса, ул кешене үзенең рәхмәтеннән өзүе көн көбек ачык. Бөек хуҗабызның рәхмәтеннән коры калу ул бар нәрсәдән коры калу дигән сүз. Шушындый Аллаһ рәхмәтеннән ваз кичтерә торган ялган тәгълиматларның берсе - фен-шуй. Ул мәҗүсилек философиясе, һәм әлбәттә ислам дине белән бернинди дә уртаклыгы булмаган, ят тәгълимат. Нигә шулай? Җавап шунда ки, Ислам дине төрле сынамышларны, йолдызнамәгә ышануларны, нинди дә булса сыннарга табынуларны тыя. Шуның белән берлектә җилнең, кояшның, янгырның һәм башка табигать күренешләренең Аллаһтан башка  хуҗасы бар дигән игътикат Ислам динендә юк. Барлык әйберләрнең хуҗасы бары тик Аллаһ – бу Ислам динендә урын алган бөек хакыйкатьләрнең берсе. Ә фен-шуй сектасында без моңа капма-каршы булган әйберләрне күрәбез. Мисал өчен ошбу алдавыч  юнәлеш әһелләре төрле -төрле сыннарга, таштан яки башка әйбердән эшләнгән бернинди дә файда китерми торган сүрәтләргә үзләренен ширки мөнәсәбәтен белдерәләр: аларны үбәләр, ихтирам илә, алардан нәрсә дә булса сорау, үтенү төсмере белән  аларга мөраҗәгать итәләр. Югыйсә, без бар әйберне дә бары тик Аллаһ Раббыбыздан гына сорарга тиеш түгелме?  Араларыннан аерата акыллылары: “Без Аллаһның бер икәнен беләбез, ана гына табынабыз, ләкин арадашчы сыннарыбыз-таштан ясалган, авызына тимер акча капкан бакалар аша, башка сыннар һәм сүрәтләр аша без Раббыбызга үзебезнең догаларыбызны ирештерәбез”,- диләр.  Үрдәктән мәхәббәт бирә дип  көтү, кара ташбака аша карьераңны яхшырту , яшел аҗдаһадан  сәламәтлек һәм гаилә бәхетен көтү - болар барысы да башка сыймый торган нәрсәләр. Бу әйберләргә акылы тар булган, башы белән дус булмаган кеше генә ышана ала диясе  килә. Әммә иң кызганычы шулдыр ки, фен-шуй әһелләре арасында укытучылар да, инженерлар да һәм бер генә түгел, ә берничә югары белемле кешеләр бар. Моны нәрсә белән аңлатып була соң? Беренчедән, фен-шуй белән иманы сай булган кеше генә шөгыльләнә ала. Димәк, үз динеңне белмәү, аның белән кызыксынмау, өйрәнергә теләмәү, гомумән Аллаһы Тәгаләдән ерак булу бу аяныч хәлләргә китерә ала. Икенчедән, бүген рухи кыйммәтләр югалган мәлдә кешеләр байлыкка һәм гомумән “бәхеткә” ирешү өчен бар нәрсәне дә эшләргә әзер, бүгенге кеше малга, дәрәҗәгә, нинди дә булса статуска  ирешү өчен бернинди дә ысуллардан чирканмый. Аның үз нәфесенә кол булуы Коръәнгә каршылыклы булган ысулларны да кулланырга әйдәкли. Фен - шуй шуның белән дә куркыныч: ул кешене милләтеннән, милли йолаларыннан, сәнгатеннән, традицияләреннән читләштерә ала. Ә иң куркынычы: кешене җәһәннәмгә илтә.  Әмма, хакыйкатьтә байлыкны да, барча нигъмәтләрне дә бирүче Аллаһ кына! Бу сыннар, сүрәтләр исә сәнгать үрнәкләре генә булып торалар. Кызганыч ки, фен - шуй иярченнәре моны аңларга һич теләми бугай. Аңлаган булсалар төрле билгеләмәләрнең, символларның, буддаларның, талисманнарның нинди дә булса мәнфәгать китерүенә ышанмаслар иде. Дөресен әйткәндә бу әйберләр кешене түгел, хәттә үз-үзләрен дә саклый алмыйлар түгелме соң? Югыйсә, аларны ватып, җимереп булмас иде бит. Ничек инде үзләрен дә яклый алмаган әйберләр безнең язмышыбызны хәл итә алсын ди? Монда шуны да онытмаска кирәк: күрәзәчеләргә ышанган кеше аларга психологик яктан бәйле була. Ул бәйлелек һаман саен арта бара ки, кеше фен-шуй закончалыкларына гына карап, үзе бернәрсә дә уйламый башлый, иреген, фикер хөрлеген югалта. Йолдызнамәгә, фен-шуй кебек тәгълиматларга гына  табына башлый. Шуның өчен дә, Ислам дине мондый түбәнчелекле коллыкның рухның зәгыйфьләндерүен искәртә һәм ошбу әйберләргә  ышануны тыя.

Астрология ялганга нигезләнгән

Фен-шуй ниндидер дәрәҗәдә астрология белән дә бәйле. Ислам динендә бу да ярамый. Астрология, йолдызнамә белән шөгыльләнү генә түгел, ә экстрасенслар янына бару, күрәзәчеләргә ышану, йолдызнамә уку, астрология буенча китаплар сатып алу да тыела! Чираттагы газетадан үз йолдызнамәсен эшләүчегә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен җиткерәбез: “Кем багучы янына килеп, нәрсә булса да сораса, аның намазы 40 көн буена кабул булмый”. Бу хәдис Мөслим җыентыгында китерелә.

Йолдызнамәләргә ышанган кешене кяфергә дә тиңләү бар. Чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) бу уңайдан болай дигән: “Кем сихерче һәм багучыга барып, аларга ышана, шул имансызлык белдерде дигән сүз”. Ошбу хәдис Әбү Хөрәйрә, Әхмәт белән Әбү Давыт җыентыкларында да бар.

Багучылыкка килсәк, кайбер бәндәләр, киләчәкне Аллаһтан башка беркемнең дә белмәвен онытып, багучыларга һәм башка алдакчыларга ышаналар. Шуңа күрә сихерчеләр, им-томчылар, күрәзәчеләр бүген бик популяр. Ислам динен белмәү халыкны багучыларга китерә. Югыйсә, кыен вакытларда Аллаһка мөрәҗәгать итәргә, Аңа гына догалар кылырга кирәк. Багучылык – алдау ул. Кызганыч ки, тикшерү органнары бу өлкәдә бер статистик мәгълүмат та бирмиләр. Бүген исә меңәрләгән багучы, сихерче кеше алдалап, акча эшли. Ләкин кайбер мөселманнар да бернәрсә дә белмиләр, шушы багучыларга, сихерчеләргә, алдакчыларга йөриләр. Алар мөселманның киләчәк язмышы хакында сорарга тиеш түгел икәнлеген оныталар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: “Язмыш хакында сөйләгәндә, сез сөйләшмисез”. Шуны да аңларга кирәк, багучылык – шайтан гамәле, моның хакында Аллаһ Үзе әйтә: “Әй, иман китергән бәндәләр, дөреслектә, шәраб, отыш уеннары, потлар, багучылык - шайтан гамәлләреннән булган начар эшләр. Алардан сакланыгыз” (Маидә, 90).

Юк-барларга ышану –Аллаһның ачуын чыгару

Исламга хәтле чорда бөек кешеләр үлгәч, кояш һәм ай тотыла дип әйткәннәр. Пәйгамбәребезнең Ибраһим исемле улы үлгәч, кояш тотылган. Кешеләр моны Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) улы үлгәнгә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Моны пәйгамбәр белгәч, намаз укыганнан соң, болай дигән: “Кояш белән Ай – Аллаһның билгеләре. Үлем белән туу аркасында гына кояш белән ай тотылмый”. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә мондый сүзләрне дә китергән: “яман сынамышлар – ялган, елый торган ябалак – ялган, сәфәр аеның уңышсызлыгы – ялган” (Бохари, Мөслим). Сынамышларга ышанган кеше соңыннан боларның ялган икәнлеген ачыклый. Юк-барларга ышану кешенең акылын томалый. Шуны әйтергә кирәк, әлбәттә, фен-шуйның файдалы яклары да бар: тәртип саклау, бүлмәләрне чиста тоту, аларны матурлау һәм бизәү. Әммә шуны аңлау тиешле өйдә әйберләрне күчереп куеп кына безнең язмыш үзгәрмәс. Белү зарур:  Аллаһтан  хәерле язмыш сорап һәм шәригать тыймаган ысуллар белән   тырышлык күрсәтеп кенә чын бәхеткә, Раббыбызның ризалыгына ирешеп була.  Шуны онытмыйк, иманын мөселман гомере буена саклый. Аллаһка ышану гына бәхет, котылу китерә.

Габдрахман Хәбибуллин,

Мамадыш мәдрәсәсе директоры

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев