Нократ

Мамадышлы Венера - беренче, Венера – икенче

Аллаһы Тәгалә үзенең иң сөекле бәндәләрен хак вә туры юлга бастырырга уйласа, аңа төрле сынауларны өеп-өеп бирә, гомер буе сыный. Миңа да ачысын да төчесен бик күп татырга туры килде бу тормышта.

1992нче елда, газиз улымны җирләгәч, зираттагы кечкенә генә  өйгә кердем. Анда япь-яшь бер кыз, халыкны авызына каратып, Коръән укып утыра. Венера Яруллина иде ул. Йөрәгемә ятышлы бик матур сүзләр әйтте, сабыр булырга кушты. Ә мин ул вакытта гәрапчә хәреф тә танымый идем әле.  Венера белән мәчеттә, аш-су мәҗлесләрендә еш очраша башладык, ул мине һәрчак кочаклап ала. Икебезнең дә исем бер бит, мине Венера - беренче, аны Венера - икенче, дип йөртәләр иде. Мин яшем белән күпкә өлкәнрәк булсам да, аның авызына гына карап торам: Коръәнне үзгә мәкам белән укуына сокланып туймыйм, үтемле вәгазьләрен йотлыгып тыңлыйм, калебләр нечкәрә. Мине Коръән укырга, аш-суларны алып барырга, абыстайлыкка күбрәк тормыш үзе мәҗбүри өйрәтте. Яши-яши хикмәткә дә өйрәнәсең, тәҗрибә туплыйсың, дигәндәй. Аш-су уздырырга кирәк булганда, Венера телефоннан төшми: миннән киңәшләр, рецептлар сорый, тегесен ничек итәсе, монысын. Үзе дә: “Венера апа, минем кирәгем чыкса, көн - җиде төн, дип торма, шалтырат, яме! Мин һәрвакыт синең карамакта, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышырмын, белмәсәм, белгәннәрдән сорап, дөрес  җавапны әйтермен; син бит аны кирәк булганга, белергә тырышып сорыйсың,“ – ди иде. Сүзләрен гамәлләре белән дә адым саен исбатлап торды. Көннәрдән бер көнне 18 яшьлек оныгымны СПТУ янында трактор таптады. Җаным хәсрәт дәрьясендә йөзгәндә янымда таяныр кешеләрем Әминә абыстай белән Венера булдылар. Адашымның башкаларда мәет саклап төн кунганын бик хәтерләмим.  Төне буе янәшәмдә кочаклап утырып чыкты. Мин аның шунда олы җанлылыгын, тынычлыгын күреп тагын бер кат шаккаттым. Вәгазь  арты вәгазь сөйләде: “Барыбыз да Аллаһы Тәгаләнекеләр, аннан килдек, аңа кайтачакбыз! Раббыбыз шулай теләгән: Ирина аңа кирәгрәк булган, шуңа күрә үз хозурына яшьли алган баланы, шуңа күрә гомере иртә өзелгән. Аллаһы Тәгаләнең сынаулары алдында сабыр, түзем булырга кирәк!“ Үлем-китемгә күп йөрергә туры килә. Мин Венера абыстайның йөрәгемә бик тирән уелган шул мәгънәле сүзләрен һәркемгә кабатлыйм хәзер.

Венера абыстай мәдрәсәдә дәресләр бирә башлагач, Изге китабыбызны гарәбчә тәҗвид кагыйдәләре нигезендә камилрәк  уку максаты белән, анда йөреп алдым.  “Тыңлап утырыр өчен булса да, дәрескә кер!“ – дия иде. Коръәнне дөрес укырга өйрәткәне өчен мин аңа бик-бик рәхмәтле. Безнең “Ак калфак“ оешмасына йөрүче егермеләп мөслимәгә  атна саен ике-өч сәгать дәресләр дә бирде бит әле ул. Бик тыгыз элемтәдә идек без аның белән. Үзе гомер буе гыйлем эстәде. Казанда “Мөхәммәдия“не, аннары Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлады. Бер сөйләшүебездә: ““Россия Ислам университетына барырга кызыгам, табиблар укырга кушмый!“ – диде. “Болай да бик гыйлемле бит инде син, табибларны тыңларга кирәк!“ – дип җавапладым. Барыбер керде. Өченче курска җитте. Соңгы сессиясенә киткәндә ике-өч көн алдан күреп тә, телефон аша да сөйләштек. Ул арада үлгән хәбәре килеп иреште. Тиз генә ахирәтләргә хәбәр бирдем дә, өйләренә чаптым. Җеназа намазындагы халыкның күплегенә хәйран калырлык иде! Беренче карашка гади генә тоелган бер яшь кызны – Аллаһыбызның сөекле бәндәсе Касыйм кызы Венера туташны, яраткан абыстаебыз - мөгаллимәбезне озатырга күпме кеше җыелды!  Аллаһы Тәгалә барыбызга да шундый игелекле, саваплы гамәл-гыйбадәтләр кылырдай бәрәкәтле гомерләр, хәерле үлемнәр, ике дөнья бәхете насыйп итсен.

Венера абыстай Сөләйманова. Мамадыш шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: