Мамадышлы Наил Кашапов: “Ерткыч кошлар белән бик тиз дуслашам”
Наил Кашапов Мамадыш районының Арташ авылы егете. Кечкенәдән табигатьне, кош-кортларны, киек-җанварларны ярата.
Мондый мәхәббәт аңа әтисеннән күчкәндер. Хәлим абый озак еллар егерь булып булып хезмәт куйды.
Наил үсмер елларыннан ерткыч кошларны кулга ияләштерү белән шөгыльләнә. Бөркетләрне дә, карчыгаларны да өйрәтте ул. Соңгы елларда лачыннар белән эшли. Бу төр кошларны кулга ияләштерү нәрсәсе белән уңайлы соң? Әлеге сорауга җавап 8нче гыйнвар кичендә “Мамадыш ТВ” телеканалында, “Хәбәрләр” тапшыруында. Башлану вакыты: 19-00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев