Мамадышлы Миләүшә Хәсәнова юл-транспорт һәлакәтеннән соң үзен яңадан ничек руль артына утырткан
“Юл һәм иминлек“ конкурсына язмалар килү дәвам итә
Автотранспорт һәлакәтенә очрап, умыртка баганам зарарлангач, алты ел буенча бертуктамый гәүдәм белән шөгыльләнеп, үземне кеше рәтенә керртергә туры килде. Ниһаять, таяклар белән хәрәкәт итә башладым. Бу турыда җентекләп язып тормыйм, язмышым турында күпләр белә. Ничек итеп яңадан руль артына утыруымны бәян итәсем килә. Монысы да гыйбрәт булырлык вакыйга.
Үземне ялгызлык һәм дүрт стена арасында психологик яктан әйбәт кенә тәрбияләгәннән соң, иреккә, кешеләр арасына чыгасы килүемне аңладым. Туганнар-дуслар теләгән җиргә алып бара анысы. Тик сине бер тыңлыйлар, ике, ахыр чиктә өч булсын, ди. Аларның бит үз тормышлары, мәшәкатьләре... Кай тарафка юл тотсам да, һәрвакыт, мескенләнеп, кемгәдер ялынып, кемнәндер ярдәм сорап утыру минем мантыйгыма туры килми! Үз машинам кирәк! Руль артына утыру - ул мөстәкыйль тормышка беренче адым ясау белән бер. Машина сине ирекле кошка тиңли, иңнәреңдә канатлар үстерә. Утырдың, чыгып киттең. Җаның кая тели, шунда бар!
Калган бар акчаны җыеп, тотылган “сигезле“ машинасы (инвалид коляскасын урнаштырырга да җайлы ул) алдым. Бу хакта, әнидән башка, туганнарымның берсе дә белмәде. Аңа кул ярдәмендә булышып йөрттерә торган рычаглар көйләткәч, үземне авылга алып кайтып куюларын сорадым. 2003 елның җәе иде. Моңа шактый вакыт узуга карамастан, ул көнемнең һәр мизгеле бүгенгедәй хәтеремдә. Яныма әтиемне утырттым да, такыраеп калган колхоз басуына чыгып киттек. Бу басу миңа, шофёрлыгымны искә төшерттерә торган, автодром кыры булып хезмәт итте. Алга-артка, янга, кырыйга, ни генә кыланып, ничек кенә йөреп карамадым. Педальларга басу өчен баш һаман да әле аякларга команда бирә, ә аларының тыңлыйсылары килмәү сәбәпле, бөтен хәрәкәтне кул белән башкарырга кирәк. Аркамнан, маңгайдан шыбырдап тир ага, бөтен кием гәүдәгә ябышып бетте, күңелдә азрак курку хисе дә бар бит әле. Әтием, бер ни дә дәшмичә, акрын гына мине күзәтеп утыра. “Тракторда эшләгәндә үк, кечкенәдән итәккә утыртып, руль тоттырган яраткан кызым алдына куелган тагын бер язмыш сынавын җиңеп чыга алыр микән?!“ - бар уе, шул ахыры. Артык бер сүз дә әйтеп тормый, бик кирәк чагында тиешле ярдәмне шалт кына күрсәтә белә иде шул ул, мәрхүмкәем. Хәзер дә җаны-тәне белән булышырга теләп утыра әнә! Юк, ничек булса да үземне җиңәргә кирәк! Ничек итсәм иттем, мәҗбүр рәвештә булса да, аякларны оныттырып, кулларга команда бирергә өйрәттем бит тәки маш миемне. Күк капусы ачылды! Ул җәйне әти белән әнине җиләк-гөмбә җыярга йөртеп, урман, кыр буйларында чынлап торып машинама ияләнергә туры килде. Күз уңаеннан алты ел югалтып торып, яңадан мине шофёр урынында күргән кешеләр, артымнан куып җитеп, чыннан да тере икәнлегемә ышану өчен, туктатып, кочаклап, кулларымнан тотып, капшап та карадылар хәтта. Чынлап, бер ялгансыз язам, булды андый хәлләр. Кайберләренең: “Миләүшәнең йөрәге таш икән, шундый травма алганнан соң да яңадан машинага утырырга җөрьәт иткән“,- дигән сүзләре дә колакка килеп ирешкәләде. Хәзер инде бу мизгелләр артта калып, шул елларда мәҗбүр итеп руль артына утыртканым өчен, үз-үземә хөрмәт белән карыйм. Машиналарымның да соңгылары автомат коробка белән алынып, йөрүләре тагын да уңайлашты. Әйтәсе килгән сүзем шул, нинди генә халәттә булсагыз да, үзегезне җәлләмичә, яңалыкка, җиңүгә омтылырга тырышыгыз. Кеше булдыра алмаган эш юк ул! Район ЮХИДИе оештырган “Автоледи“ конкурсларында берничә ел рәттән призлы урыннар да алганым булды. Руль артында ерак илләргә сәяхәтләргә кузгалам хәтта. Машинам – аякларым һәм канатларым минем!
Юлларыбыз һәрчак имин булсын!
Миләүшә Хәсәнова.
Мамадыш шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодец курше
0
0