Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Камил Тимербаевның гомере ни белән үлчәнә

Тыл хезмәтчәне, педагогик хезмәт ветераны Камил Миннәхмәт улы Тимербаевның 90 еллык юбилеена багышлана

“ Ни белән  үлчәнә гомер?                   

Үткән  юллар белән...”

(Равил Фәйзуллин)

Замана,  яшәеш, озын юллар. Кеше гомерендә төрле бизәкләр төшерә торган яшәеш. Каршымда - төз гәүдәле, ачык карашлы, үз-үзенә нык  ышанган Укытучы, оста Җитәкче, киңкырлы пропагандист, олуг Аксакал Камил Миннәхмәт улы  Тимирбаев. Кызыклы  вакыйгаларга бай тормыш юлы Юбилейга җиткән. Мин, аның шәкерте, дәвамчысы Остазымның Гомер китабын актарам.  Морҗачы Миннәхмәт белән таләпчән Мәрьямбикә гаиләсендә икенче бала булып  дөньяга килгән. Белемгә омтылыш, хезмәт  сөючәнлек, сүз остасы булу кечкенәдән гаиләдә сеңдерелгән. Аның балачагын дәһшәтле сугыш еллары урлый. Яшүсмергә тормыш арбасына иртә җигелеп, 11 яшьтән колхоз эшенә тартылырга туры килә. Җидееллык  Түбән Ушмада җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Мамадыш педучилищесына юл тота. Егетнең максаты зур: армиядә Ватанга хезмәт итү, югары белем алу, чын кеше булып яшәү. Укытучы хезмәтен Яна Комазанда башлап җибәрә. Польшада хезмәт итеп, запастагы офицер булып хәрби хезмәттән кайткач, Югары Ушмада тарих укыта. Мөлаем укытучы кыз Фәүзия Сөләймән кызы белән дә шул мәктәптә танышалар. Өйләнешеп, өч бала  үстерәләр. Шамил Казан авиация, Раилә Казан финанс-икътисад, Рамил Казан дәүләт медицина институтларын тәмамлыйлар. Балаларның барысына да югары белем биреп, олы тормышка  озаталар. Чиксез бәхетле гаилә!  

- Укучы күңеленә юл таба белсәң генә уңышка  ирешеп була. Мөгәллимнәр белән бер казанда кайнадык.  “Медалистлар” әзерләдек. Түбән Ушма  мәктәбе районда алдынгылардан булды , - дип  сөйли  әлеге мәктәптә дистә еллар җитәкчелек иткән мәгариф ветераны. Мамадышта КПСС райкомында пропагандист булып та эшли ул,  секретарь  Ш.А.Нәфыйков белән бергә район икътисадын  ныгытуда күп көч куя. Кешеләр белән  аралашу, дәвамлы белем, яңалыкка омтылыш уңыш арты уңыш китерә. Түшендәге  орден-медальләре горурлык хисе өсти, яңа җиңүләргә рухландыра, балаларына, оныкларына, оныкчыкларына заманча тәрбия  юллый, кешеләргә тәүфыйкъ - һидаят тели.

- Әтиебез гомер буе эш өчен фанатларча янып йөрде, мәктәптән, җыелышлардан кайтып керми иде. Аның “Почет билгесе“ ордены, күпләгән медальләре, мактау грамоталары өйдә күренекле урында торды. Гаиләдә дә тыныч холыклы, шул ук вакытта бик таләпчән, бөтен нәрсәне белә, ихластан гамәл кыла торган ир-ат. Әни белән безне укыту, кеше итү өчен бик күп көч куйдылар. Хәзер дә кайсы темага сөйләшә башласаң да, аның хәбәрдарлыгына шакката торган. Бишвакыт намазын беркайчан да калдырмый, - ди кызы Раилә дә.

Авыл бәйрәмнәренә, мәктәпкә очрашуга кайткан Зиннур Мансуров, Шаһинур Мостафин, Ринат Мөхәммәдиев, Лилия Ибраһимова кебек зыялылар, авыл кешеләре югары очтагы нигез йортта гомер итүче Камил Миннәхмәт  улының хәлен беләләр, чын күңелдән рәхмәт әйтәләр, ирешкән  уңышларында Мөгаллим көченең әһәмиятен ассызыклыйлар. Мин дә, үз чиратымда, шушы Кеше кул  астында укып, эшләп, мәгарифтә кылган эш –гамәлләрем, ирешкән уңышларым өчен остазыма “Рәхмәт!” - диям.

Дөньякүләм танылып килүче Ушманың бәхете, минемчә, шушындый  аксакаллар нигез салган киң юлдан башлана. 

Разия Сафиуллина ,

 “Халык  мәгарифе отличнигы”,  хезмәт  ветераны.

          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев