Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Гөлназ Диярованың юлда күргәннәре

“Нократ“та “Юл һәм куркынычсызлык“ дигән бәйге игълан итү белән хәтер сандыгымны актарырга тотындым. 31нче декабрьдә руль артына утыруыма 10 ел була икән.

 Ут капты дип торам!

Машинада, юлда бик яратып йөрим. Ләкин күпләр, бигрәк тә ир-атлар, руль артындагы хатын-кызны бик өнәп бетерми. Бу факт белән үзем дә килешәм. Ник дигәндә, юлда ир-атларның хатын-кызлардан күпкә мәрхәмәтлерәк һәм кешелеклерәк булуларын күпләр исбат итәр иде. Моны дәлилләүче вакыйгалар шактый, шулай да, берсен сезгә дә сөйләп китәм.

Казанда югары уку йортында укуымнын беренче елы. Машина йөртү таныклыгы алганыма әле бер ел да булмаган. Кичкә таба калыныпмы, машина белән китәргә теләк белдердем. Әти-әни каршы килмәде. Шулай итеп, “Ока“ машинасына утырып, беренче тапкыр олы юлга чыгып киттем. Берүзем! Иптәш тә юк. Әйбәт кенә барып җитеп, урнаштым. Атна ахырында кайтырга чыктым. Кичке як булганлыктан, бар кеше эштән кайта, шәһәрдә (пробка) бөкегә эләктем. Машинаның кыза торган гадәте бар. Бу юлы да бу бөкегә түзмәде - кызды. Берзаман копоттан ап-ак төтен чыга башлады. Ыргыла гына. Ут капты, дип уйладым, билләһи. Ничек курыкканымны аңлатып бетергесез. Машинаны сүндердем, чыктым; нишләргә белмим, еларга тотындым. Шул моментта тирә-юньдәге шоферлар төшеп, кайсы су бирә, кайсы копотны ачып карый башлады. Машинаны юл кырыена этеп чыгардылар. Тосол кайнап, киңәйткеч мичкә (расширительный бочок) ару гына тишек ясап, шартлап ярылган булып чыкты. Хәзер генә көлеп искә алам, ул вакытта мин аның нәрсә икәнен дә белмәгәнмен инде. Ике абзый машина янында калды, ә мин машина запчастьләре сатыла торган кибет эзләп йөгердем. Үзем йөгерәм, үзем елап, үксеп беттем. Бер кибеткә керәм – юк, икенчесендә – чит ил машиналарыныкы гына. Ахыргы чиктә, Окага яраклы булмаса да, “ярарга тиеш”- дип берне биреп чыгардылар. Кире йөгердем. Шактый ерак кителгән, шактый вакыт узган. Килеп җитсәм, теге ике абзый мине көтеп утыра. Машинаны ясап та бирделәр, Алла рәхмәте! Запчасть үзенеке булмаганлыктан, “кайтып җитәргә генә бу сиңа “, - дип кисәттеләр. Миңа ничә сәгать вакытларын сарыф итеп тә, бер тиен акча да алмадылар. Кул болгап, имин юллар теләп, озатып калдылар. Караңгы төшкән иде инде. Кичке салкын белән, әйбәт кенә кайтып җиттем. Булган хәлне әти-әнигә икенче көнне генә сөйләдем. Әле хәзер дә шаккатып искә алып уйлап куям, ничек итеп мине шулай машина белән ерак юлга чыгарып җибәрделәр микән... Икенче яктан, әгәр андый мөмкинлек бирмәгән булсалар, юл йөрү таныклыгым әле бүгенгесе көндә дә шкафта тузан җыеп кына ятар иде бәлки. Ә руль артындагы ир-атларга хөрмәтем чыннан да, бик зур, аларга сокланып карыйм. Алар күпкә кешелеклерәк. Хатын-кызлар алай булдыра алмый.

Буранлы туй

 Юлда һава торышы белән бәйле вакыйгалар да шактый. Соңгы елларда гына ул яңа ел төнендә кар яву модага кереп китте, ә элегрәк ноябрь ахырында кар яуса, декабрьдә инде бөтен дөнья карга батып, чумып бетә иде.  Моннан 30 ел элек булган вакыйганы сөйләп китәсем килә. 1989нчы елның 16нчы декабре – әти-әнинең туй көннәре. Иртәдән буран дулый. Әти, автобус яллап, кыз алырга Зәй ягына чыгып китә. Язылышу мәҗлесе төштән соң, ә туй кичке сәгать 6га билгеләнгән. Кызны барып алгач, кире Мамадыш районы Түбән Ушма авылына таба кузгалалар. Юлларга әйбәт кенә итеп кар салган. Һаман күз ачкысыз буран. Алабуга районы Чыршы авылы тирәсендә батып калалар. Машиналар аркылы-торкылы басканнар. Әле ул елларны хәбәр итәргә телефон да юк бит. Яшь парларның бәхетенә, шактый вакыт юлда “кабалада“ утырганнан соң, кисәк җәннәт уты кабынган шикелле, юл чистартучы тракторның утлары күренә. Ниһаять, юлны дәвам итәләр. Язылышу вакыты үтеп китә, туй мәҗлесенә халык җыела халык, кияү белән кәләш һаман юк. Аңа карап, җыелган халып аптырап калмаган; әзер табын артына утырып, бәйрәмне башлыйлар. Ярты туй узгач, кичке 8ләргә генә автобус тулы халык кайтып төшә. Бәйрәмне шулай дәвам итәләр. Әти белән әни туйдан соң бары икенче көнне генә авыл советына төшеп язылышып кайталар. Шундый туйлар да була икән, җәмәгать! 16 декабрь көнне - әлеге парның энҗе туйлары. 30 ел бергә яшәп тә, “Бүтән андый көннең булганы булмады!”-ди алар. Шулай, тышта буран булса, булсын, өйдә буран булмасын! Бу бәхетле, һәрьяктан үрнәк парны әлеге бәйрәмнәре белән котлап, алга таба да матур тормыш теләп калам.

Гөлназ Хәсәнова-Диярова.

Мамадыш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев