Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Гөлфинур Дуваловадан телеңне йотарлык рецепт: борай ярмасыннан вак бәлешләр

Затлы, тәмле вак бәлеш, олы бәлешләр белән сыйланып дус, тату яшәгез, дусларым!

Мамадышлы Гөлфинур Дуваловадан телеңне йотарлык рецепт: борай ярмасыннан вак бәлешләр

Борай – кешелек барлыкка  килгән чордан башлап игелә торган культура, соңгы елларда Татарстанда аны игүгә зур әһәмият бирә башладылар. Чыннан да, аның составында аксым күләме башка культуралардан 27-35 процентка артыграк, кеше организмы өчен алыштыргысыз саналган 18 аминокислота бар, витаминнарга бик бай. Аны “Сәламәт туклану“ дип аталган кибетләрдә еш саталар. Шушы бик файдалы ярманың бәлешен без бик яратабыз. Ул каз һәм үрдәк итләре белән аеруча тәмле була. Бүген вак бәлеш пешерик әле.

 Эш өчен кирәк:

Камырга: 100гр маргарин, 150 мл җылы сөт, 150 мл җылы су, 20 гр чи чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, он.
Эчлеккә: 200 гр борай ярмасы, 600 гр фарш яисә ваклап туралган ит, 2 уртача суган, кишер дә кушарга була.

Эчлекне кичтән әзерләп куям. Ярманы тозлы суга салып йомшарганчы пешерәм, пешкәч салкын суда юып алам. Фаршны сыер маенда кыздырам да. ярмага салып болгатам. Суганны үтә күренмәле булганчы, кишерне эре кыргычтан чыгарып, сыер маенда кыздырам. Кушылмаларны өстим, тәменчә тоз, борыч салам. Эчлек әзер.

Чүпрәне җылы баллы суда кабартып алам да калган ингредиентларын салып камыр басам. Камырны кабартып тормыйча, шунда ук вак бәлешне ясап, мичкә тыгам, өсте кызаргач әзер була.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев