Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Фасиха Ибраһимова өчен бүген икеләтә бәйрәм

Иске Комазан авылында гомер кичерүче якташыбыз Фасиха Минневәли кызы Ибраһимовага бүген 1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә 95 яшь тулды.

1923нче елны биш балалы гаиләдә иң беренчесе булып туа ул. Бүгенге көндә бертуганнардан алар энесе, күренекле әдип Вахит ага Галиев белән икесе генә исән.
Бала чагы, яшьлек еллары бик авыр чорларга туры килә героебызның. 18 яше тулмаган килеш шахтага акча эшләргә чыгып китә ул. Бөек Ватан сугышы башлангач, көч-хәл белән исән калып, янәдән туган ягына әйләнеп кайта. 1946нчы елга кадәр күмәк хуҗалыкта бригадир булып эшли. 
-Бер кемгә дә авыр сүз әйткәнем булмады. Бер кемне дә ач тотарга тырышмадым. Икмәк бирү җаен таба идем, - ди. Сугыш елларындагы михнәтләрне узган хатыннарның, бала-чагаларның рәхмәтедер дә аның бүгенге гомере. 
Тормыш иптәше Харис абый белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 16 онык һәм 27 оныкчыгы бар.
-Әниебез безнең өчен иң кадерле, иң үрнәк кеше. Без хәзер дә нинди генә эшкә тотынырга уйласак та, башта әнкәйдән хәер-фатыйха алабыз, аның киңәшләрен тыңлыйбыз. Балаларга да шундый тәрбия бирергә тырыштык. Оныклары, оныкчыклары да аны бик яраталар, - диде өлкән улы Рәүф Ибраһимов. 
Героебызны 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы Анатолий Иванов та килде. Ветеранга Ил Президенты Владимир Путин һәм шәхсән үзе имзалаган котлау хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре тапшырды җитәкче.    
-95 яшьлек юбилеегызга котларга киләчәкмен, дип әйткән идегез, рәхмәт, сүзегездә торасыз икән, - диде Фасиха Минневәли кызы. Аңа җавап итеп, район башлыгы: “Хәзер инде 100 яшьлек юбилейда очрашырга язсын!“ – дип теләде.

Рәсемдә: Фасиха Ибраһимова хөрмәтле кунаклар һәм якыннары янәшәсендә. Минневәрис Мингалиев фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев