Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышка хәбәре кайтты

Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды. Авылдашыбыз Сәйфи абый Гыйләҗев – сугыш корбаннарының берсе. Аның сугышта һәлак булуына быел 75 ел тулды.

Кулымда - Сәйфи абыйның сугыштан әнисенә җибәргән ике хаты. Аларның берсе 1944нче елның 2нче июнендә язылган (Мамадышка 27 июнь көнне килеп җиткән). Хатында ул үзенең исән-сау булуы, тик өйләреннән күптәннән хәбәр алмавы турында  язган. Икенче хат 15 июньдә, әнисеннән хат алгач язылган. Бу хатта мондый юллар бар: “...Үзем пока исән-сау. Мин сездән бик еракта инде (цензура тарафыннан ике юл ручка белән бозылган, тик мин лупа ярдәмендә ”Карелия фронтында, фронттан 15 - 20 километрлар тирәсендә...“ дигән юлларны укыдым )... куе урман,  урман арасында - күлләр, елгалар. Бераз караңгы, шулай да хат язарга була. Мин бу хатымны сәгать 12 дә яздым. Көн җылы тора монда. Пажалый озакламый сугышка керербез. Хәзергә хушыгыз! Минем өчен кайгырмагыз.“    Хаттагы адрес:  п/п 34549 “П”.

 

Сәйфи абый 1944нче елның октябрендә хәбәрсез  югала. Ләкин гел үк хәбәрсез югалмаган икән. Бу хатларны миңа күптән түгел генә авылыбызда яшәүче сеңлесе Вәсимә апа тапшырды. “Әни боларны үзе вафат булганчыга кадәр саклады. Абыйның сугыштан кайтуын төннәрен дә йокламыйча көтте. 1984нче елдан бирле миндә сакланалар”,  - диде ул.  Әйе, бу хатларга күпме күз яшьләре тамгандыр, ничә тапкыр укылгандыр...

 

Врезка

Гыйләҗев Сәйфи (1924- 1944)  Яңа Комазан авылында туган, яшәгән. 1942нче елда ул Пермь ягына эшкә чыгып китә. Шул ук елны Молотов (Пермь) шәһәре комиссариатында сугышка мобилизацияләнә, сержант. 1944нче  елның октябрендә хәбәрсез югала. Аңа бу вакытта бары 20 яшь кенә була. Әтисе Кәмәлиев Гыйлаҗетдин (1870-1942), әнисе Мотахара (1898-1984). Туганнары: Зәйтүнә (1925), Зәйнәпбикә (1927), Вагыйзәбикә (1929), Вәсимә (1933).

 

                                                                                                              Рәим Гобәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев