Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш зиратларында өмәләр узды

Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.
Бүген шәһәрдәге хезмәт коллективлары вәкилләре, политехник көллият студентлары бердәм булып өмәгә чыкты. Мондый өмәләр мөселман һәм православие зиратларында узды. Һәркем изге эшкә зур өлеш кертте. Кемдер кабер өсләрен чистартты, кемдер кипкән агачларны кисте, кемдер бөтен чүп-чарны машина-трактор арбаларына төяп торды.
Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак, күңелләребез дә тыныч булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев