Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Мамадыш су каналы“ тарифлары 3,2 процентка арта

Билгеләп үткәнчә, бүген мниципалитет бинасында эшлекле киңәшмә булып узды. Анда өч оешма җитәкчесе ел башыннан тормышка ашырылган эшләр буенча хисап тоттылар.

“Мамадыш су каналы“ җәмгыяте директоры Раиф Миннәхмәтов 17 меңнән артык абонентка, шәһәрдә 3 су суырту башнясына, 146 км озынлыктагы су линиясенә хезмәт күрсәтүләрен, соңгыларының 50%ы тузган булуларын сөйләде. Ел башыннан докладчы җитәкләгән коллектив 98 авария урынына чыккан, 17 су суырту насосын алыштырган. Алар ел әйләнәсе эчә торган суның сыйфатын контрольдә тоталар. Ә менә аннан файдаланган өчен вакытында түләмәүчеләр дә шактый икән. Оешма-предприятиеләрнең “Мамадыш су каналы“ җәмгыятенә 150 мең сум, ә физик затларның 1 миллион сум күләмендә бурычлары җыелган. Агымдагы елның 1нче июленнән су һәм канализация челтәрләреннән файдаланган өчен түләү бәясе 3,2%ка артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев