Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең чаңгыда узышу буенча “Аргамак”ярышлары булып үтте

Бәйрәм тантанасын район мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасы председателе Зөфәр Рәүф улы Саттаров, методист Елена Евгеньевна Семенова , Яшүсмерләр һәм балалар йорты методисты Виталий Рөстәм улы Ташкулов, Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге тренерлары - Имамова Вәсимә апа, Юрий Власов ачып җибәрде.

Якынлашучы бәйрәм белән барча  хатын-кызларны тәбрикләде алар, барлык катнашучыларга унышлар, җиңү теләделәр. Ярышка элек- электән әзерләнеп, көч сынашучы иң көчле командалар – барлык шәһәр мәктәпләреннән, авыллардан  урта мәктәпләр - Җөри, Шәдче, Шыя,Олыяз, Югары һәм Түбән Ушмылар,Тәкәнеш, Келәуш, Түбән Сөннәр һ.б килгән иде.Барлык егетләр-кызлар да көннең җилле булуына да карамастан, шат куңелле, Аргамак – елгыр аттай ярышка дәртләнеп, старт бирелгәнче үк китәргә  эзер булып, бер-урында тыныч кына тора алмыйча,  җилкенеп, менә-менә ыргылырдай         тыпырдап торалар.

   Бер –бер артлы, башта мәктәп директорлары, аннан 50 яшьтән  өлкәннәр, 35 кә кадәрге егетләр, кызлар старт алды.Хөкемдарлар үз вазифаларын шулкадәр оста башкаралар , бернинди аңлашылмаучанлык,хаос куренми, бар да җай гына бара.

    Быел бу ярышның үзенчәлеге шунда – безне ипподромнан аз гына читтә төзелгән мобиль пунктта кабул иттеләр. Мина мондагы тәртип, җылы атмосфера бик ошады.Кирәк икән - җылы, уңайлы киенү-чишенү булмәләре, чиста бәдрәфе, хөкемдарлар кабинеты, шуып тору өчен прокатка чаңгылар бар. Ә иң мөһиме – ачык йөз белән каршы алучы –хезмәткәрләр. Белгеч тренерлардан башлап, гади техник хезмәткәрләргә кадәр. Бер почмакта- кайнар чәй белән телеңне йотарлык вак бәлеш,өчпочмак,бөккәннәр белән сыйлап торалар, трассаны даими буран белән тигезлиләр , һәрбер борылышта хөкемдар егетләр юлны курсәтеп тора, ялгышуга урын  калдырмыйлар. Бар да бар, рәхәтләнеп шу, наратлык эчендә хуш исләргә манылып, чап та чап кына.

   Шәһәрдә эшләүче коллегаларыбызга бар мөмкинлекләр тудырылган, соклангыч! Әле Җөри мәктәбе коллективы да көн дә дәресләрдән соң килеп, шушында шөгыльләнгәннәр.Ихтыяр көче бар да икән үзләрендә!

   Чангычының буй-сыны, киеме  үк  күрсәтеп тора. Монда быел хэтэрләр...Эчләр дә пошып китте.Дулкынланабыз. Югыйсә безнең кебек кечкенә мәктәпләр буген бөтенләй дә күренмиләр монда. Конкуренция көчле, хәзерге заманда акыллы кеше сәламәтлеге өстендә даими эшли шул...

Төп  мәктәп кенә булсак та, физик тәрбия укытучыбыз-Бачков Николай Петрович, читтән генә бик ансат куренгән чаңгыда шуу серләрен экеренләп төшендерә безгә. Чаңгыларыбыз да моннан 19 ел элек алынган булса да, көзгедәй ялт итеп тора. Ул аларны бик кадерләп саклый шул, балаларга да саклау серләрен керендерә. Оста мактаныр, корал  шатланыр,-ди. Безнең чаңгылар, Аллага шөкер, буген дә сынатмыйлар эле, үзләре оча...

   Укытучы егет-кызларыбыз беренче кар төшү белән, саф һавада йордек.Укучыларыбыз да сөенә без чыккач, бергә - бергә күнеллерәк тә. Күбәү баскач, чаңгы юлы да асфальт түшәгәндәй  тигезләнә. Спорт –сәламәтлекне сакларга да, ялкаулыкны җиңәргә дә ,тырышып укырга, башны эшләтергә дә этәргеч бит эле ул, шуңа күрә бик тә яратабыз без чаңгыда шуарга. Укучыларыбыз аз булса да, 9 сыйныф  укучысы – Кушаев Дмитрий, 6 сыйныфтан – Данилова Диана районда үз яшьтәшләре арасында 1,2 урыннарны бирмиләр.Алдагы көнне генә,  укучыларның Кышкы уеннар Спартакиадасында  җиңеп кайттылар. Буген исә без –укытучылары көч сынаштык.Тулы команда килдек һэм искиткеч яхшы нәтиҗәләр курсәттек – 4 призлы урын безнеке! Бачков Н.П. , директор - 1, Юзеева Г.В.; Данилов Демьян – 2, урыннарны яуладылар .Укытучы кызларыбыз - Данилова Л.А. һәм Романова Г.И. призга керергә аз калдылар. Гомум команда беренчелеге безнең мәктәптә! Шатлык –сөенечебезнең иге- чиге юк, молодцы хезмәттәшләрем!

    Коррекцияләү мәктәбе һәм Җөриләр 2,3 урыннарны булештеләр.Барлык җиңүчеләр дә мактау кәгазьләре, медальләр белән буләкләнде. Хэер, бүләктә мени эш? Купме эмоция, рәхәтлек, нинди уңай хисләр кичердек буген.

Лена Бачкова, Владимир төп мәктәбе директоры

Фотода Җиңүче Владимир төп мәктәбе командасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев