Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш сабантуеннан кабатланмас бүләк!

Аны каян табарга, дисезме?! Әлбәттә “Осталар шәһәрчеге“ мәйданына чыккан Мамадыш һөнәрчеләренең үз кулларыннан!

Бары тик 2019нчы елның 8нче июнендә шәһәребезнең стадион – ипподромында узачак район сабантуенда гына районыбыз остакуллары белән йөзгәөз аралашу мөмкинлеге тудырыла. 11.00 - 13.00 сәгатьләрдә нәкъ менә “Осталар шәһәрчеге“ндә булырга тырышыгыз!

Милли осталар күрсәтәчәк мастер-классларда катнашып, сирәк һөнәрләрнең серләренә төшенә; аларның күңел җылыларын кушып, үз куллары белән башкарган иҗат җимешләрен - эксклюзив әйберләрне шушы күргәзмәдә генә авторларның үзләреннән сатып ала аласыз.

“Нократ“ газетасында өч ай буе барган “Мәхәббәтле кулъяулык“ дип исемләнгән бәйгедә катнашучыларны да шушында халык алдында бүләклиячәкбез.

Биредә Сез 2019нчы елның икенче яртыеллыгына район газетасына языла һәм “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалының истәлекле бүләгенә дә ия була аласыз!

“Нократ“лы дөнья – канатлы!

Сайтыбызда конкурсант һөнәрчеләребез белән таныштыруны дәвам итәбез:

 

 

Гүзәлия Әхмәтгаян кызы Гобәйдуллина, “Мамадыш” совхозы бистәсе.

Инде ничә еллар район сабан туенда, Питрау бәйрәмнәрендә тәкъдир ителгән “Авыл өе”н үзенең чигелгән иҗат җимешләре белән бизи. Республикакүләм күргәзмәәйгеләрдә дә катнашып, җиңүләр яулап тора. Чирек гасырдан артык район үзәк китапханәсендә эшләде, Мамадыш мәдрәсәсен дә тәмамлаучыларның беренче карлыгачы булды ул. Район татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы, шул исемдәге фольклор ансамбльнең актив әгъзасы. Чигә, оригиналь читек-башмаклар, урындык япмалары бәйли, дисбеләр ясый.

–Апаларым Зәкия Әхмәтгәрәева Арташта, Гөлсинә Мәхмүтова Югары Якедә яшиләр. Аларның өйләрендәге чигелгән келәмнәр, ишек-тәрәзә чаршаулары, мендәр тышлары, ашъяулыклар, табын япкычларын күргәнегез юк әле сезнең. Шәһәребездәге чигүчеләр белән дә җепләр, үрнәкләр алыштырышабыз. Кино караганда, дуслар белән гәп куертканда да кулда – киерге, энә... Безнең авылда элек бирнәгә чиккән әйбер әзерлиләр иде. Бу күркәм гореф-гадәтне яңартучыларның хәзер дә очравы күңелгә шатлык өсти, әби-әниләрнең күркәм мирасын киләчәк буынга түкми-чәчми тапшырасым, өйрәтеп калдырасым килә. Бер елны Магнитогорсктагы сабантуйда чигешләремнең ал ягын да, арт ягын да тотып, әйләндереп карап: “Чынмы бу?!”–дип шаккаттылар. Минем белән чират торып фотога төштеләр. Милли геройга әйләндем. Сатып алырга да сорап аптыраттылар. Тик мин чигү белән сату өчен түгел, җаныма ял алу өчен шөгыльләнәм. Ниһаять, күптәнге хыялым да тормышка ашты – үз йортыбызны төзеп бетердек, бер бүлмәне гел чиккән әйберләрем белән бизәдем, – ди Гүзәлия Гобәйдуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев