Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районының Тәкәнеш төбәгендә Авыл көне уза

Бүген районыбызның Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә иртәнге сәгатьләрдән бәйрәм рухы хөкем сөрә. Биредә Авыл көнен үткәрәләр.

Иртән җирлеккә караучы 5 торак пунктта яшәүчеләр зиратларга хезмәт өмәсенә җыелды. “Аларны оештыруга депутатларыбыз зур өлеш кертте. Чиксез рәхмәтләремне белдерәм аларга”, - диде авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин.

Өмәдән кайтучылар хөрмәтенә Түбән Тәкәнеш авылының Иман нуры мәчете ишегалдында Шәкүр Нигъмәтов бәйрәм пылавы пешереп тора иде. “Әлеге ризыкны 100 кешегә исәпләп пешердем. Рәхәтләнеп авыз итсеннәр”, - дип халыкны сыйлады ул. “Пылау телне йотарлык тәмле булган, рәхмәт Шәкүр”, - дип авыз итте яше-карты.

Авыл көненә шушы төбәк халкы һәм депутатлар да кайткан иде. Шуларның берсе – якташыбыз, бүгенге көндә Чиләбе өлкәсендә гомер кичерүче Булат Әхмәтгаянов. Аның белән мамадышлылар яхшы таныш. Булат әфәнде һәрдаим кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтеп тора. Бу юлысы бер төркем дуслары, хезмәттәшләре белән килгән ул: Андрей Никулин, Александр Кондрашин, Бронислав Титов, Илдар Хәнәфиев, Артем Рыжков Авыл көненең хөрмәтле кунаклары иде. Алар чарага күп кенә бүләкләр белән кайтканнар. Иң башта төбәкнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне сөендерделәр. Учреждение мөдире Гөлгенә Мөхәммәтхаҗиева әйтүенчә, коллективта 4 авылдан 29 бала тәрбияләнә. Кунаклар аларга уенчыклар җыелмасы тапшырдылар.

Икенче бүләкне Түбән Тәкәнеш урта мәктәбе коллективы кабул итеп алды. Белем йортына Булат Әхмәтгаянов һәм аның командасы видеопроектор алып килгән. Шушында ук кунакларга “Яшь гвардия” музее буйлап экскурсия дә үткәрелде.

Мәктәптән соң кунаклар җирлектә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлфан ага Насыйбуллинның хәлен белеп, күчтәнәчләр тапшырып чыктылар. Ул бүгенге көндә 92нче яше белән бара. Һәм төбәктән Бөек Ватан сугышында катнашып, хәзерге вакытта исән-сау булган бердәнбер шәхес. Ул гомер буе туган авылында күмәк хуҗалыкта эшләгән, буш вакытларда гармунда уйнарга яраткан. Кунакларга да берничә көй уйнап күрсәтте.

Тәкәнеш төбәгенең тагын бер озын гомерле шәхесе – Өммениса әби Һадиева. Февраль аенда 103 яшь тулачак аңа. Әле хәзер дә кәефе яхшы, күзләрем дә әйбәт күрә, ди. “Гәҗитләр укыйм, телевизор карыйм”, - дип сөйләде ул. Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән, балалары да яллар саен кайтып, тәрбияләп торалар.

17:00 сәгатьтә Авыл көне уңаеннан әзерләнгән бәйрәм чаралары Түбән Тәкәнеш мәдәният йортында дәвам итәчәк. Биредә балалар өчен бушлай татлы мамык һәм поп-корннар өләшәчәкләр, ә 19:00 сәгатьтә барлык сәнгать сөючеләрне бәйрәм концертына чакыралар. Ул Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узачак. Сәхнәдә Россиянең атказанган артисты Артур Алиев, Татарстан һәм Башкортостанның атказанган артисты Дамир Сафин һәм башкалар чыгыш ясаячак. Керү ирекле. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев