Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районының “Нократ“ газетасында - “Буыннар әңгәмәсе“

Безнең дә бар иде гаярь чаклар!

Район газетасының “Буыннар әңгәмәсе“ дигән рубриканы бик кызыксынып күзәтеп барам.  Шәһәрдәшебез  Юрис абый Галиуллинның “Уникесе дә югары белем алып, илгә тугры хезмәт иттеләр“ дигән истәлеген укыдым. Рәсемдәге сорау куелган  Мөсифуллинаның исеме  - Иркә. Аны безнең мәктәптә укытканда Ираида Акмаловна дип йөриләр иде. Гомер буе редакциядә эшләгән Рөстәм Латыйповнын әнисе. Ә химия укытучысын Әминә Мөсифуллина  дип беләм. Ул Ираида Акмаловнаның апасы булырга тиеш. Татар телчесе - Дөрия Исламова.

Бу яңа кызыклы рубрикагыз белән минем дә яшьлек хатирәләрен яңарттыгыз әле. Көне буе иске альбомнарымны актарып, хатирәләргә бирелеп утырдым. Менә бу фотоны Мамадышның икенче санлы мәктәбендә  пионервожатый булып эшләгәндә (безнең дә бар иде яшь гаярь чаклар!)  төшкән идем.  1972 – 1978нче елларда алты ел буе эшләдем мин анда. Аннан - райком, район мәгариф бүлеге, тынгысыз хезмәт еллары шулай шау-гөр килеп үтеп тә китте... 1977нче елда  яшь укытучыларның беренче район слетында төшкән фотобыз газета укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйм. Уңнан беренче – мин -  (уртадагы апам белән кәчтүмнәребез дә бер төсле, ул вакытта модага чыккан кремплин) Байкеева Алия Котдус кызы -  икенче санлы Мамадыш урта мәктәбенең пионервожатые,  Федорова Галина – шәһәрдәге өченче санлы мәктәпнең пионервожатые, Гайфетдинова Флюра Мөхәммәт кызы – яшь укытучыларның район Советы рәисе, Хәсәнова Любовь Хәсән кызы -  ветеран укытучы,  Сафина Римма Котдус кызы (апам) – Ишки мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, Зарипова Римма Габделхәй кызы - ВЛКСМ район комитетының өченче секретаре, Гыйззәтуллин Хафиз Хөҗҗәт улы – район мәгариф бүлеге инспекторы, Мамедова Лидия Шамшадовна - Малмыжка мәктәбе директоры,  Зайцева Валентина – яшь белгеч. Менә шулай истә калган.

Алия Байкеева, мәгариф ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев