Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районының Албай авылы геройлары

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган Батырлык дәресен күрше авылыбыз – Албай геройларына багышладык.

А. С. Филипповның “Герои-кряшены” (2009) китабында да Албай геройлары лаеклы урынын алган. Л.И.Ханинның 1966нчы елда чыккан “Советлар Союзы Геройлары Татарстан уллары” китабында Албайның өч герое урынына икесе турында гына мәгълүмат бирелгән. Ни өчен?
Батырлык дәресен шушы сораудан башладык. Иван Тихонович Максимов, Михаил Кириллович Москвиннарның тормыш юлы, батырлыклары турында кыскача мәгълүмат җиткерелде. Ә Георгий Семёнович Смирновка бирелгән Алтын Йолдыз 2008нче елда гына геройның кызы Галина һәм улы Геннадийга тапшырыла. Албайның өченче батыры герой исеменә тәкъдим ителеп тә, бу югары исемне алырга өлгерми. Шуңа да мәкалә башында искә алынган китапка ул керми кала. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, бу исемне ала алмый калган тагын бер батыры бар Албайның. Нишләп аңа да бу дәрәҗәле исем бирелми кала? Бу сорауга әлегә кадәр җавап табылмаган. 5 орден кавалеры Гаврилов Николай Степановичның батырлыгы әнә шундый язмышка дучар була. Бу дәрестә вакыт дөреслекне раслар дигән өметтә калдык. Шушы геройларга багышланган Батырлык дәресе бер сәгать кысаларына гына сыеп бетәрлек түгел. Укучылар белән киңәшләштек тә, аларның һәрберсенә аерым дәрес багышларга булдык. Классымда Албай авылыннан килеп укучы
Сидорова Оксана, Кирушин Виталийлар классташларына булышырга вәгъдә бирде. Шушы укучыларда, укытучы әниләрендә, Албай мәктәбе музеенда материаллар барлыгын, алар белән бүлешергә әзер булуларын әйттеләр. Эшне түбәндәгечә бүлештек: берәүләр чыгыш әзерли, икенчеләр презентация эшли. Эшне 11 укучыга да җитәрлек итеп бүлдек. Дәрес ахырында үземне борчыган мәсьәләнең укучыларны да борчуы ачыкланды. Бер гражданнар сугышы герое (С.В. Домолазов), югарыда искә алынган өч Бөек Ватан сугышы герое (без аның 4 булачагына ышанып калабыз), бер Социалистик Хезмәт Герое (И.З.Иванов) биргән авылда, кызганыч, дәүләт югарылыгындагы музей юк, әлеге геройлар туып- үскән нигезләрдә элмә такталар куелмаган.

Түбәнрәк классларда укыганда укучыларымны мәктәп автобусы белән Албайга алып менгән идем. Ул вакытта мәктәп музеенда, Бөек Ватан сугышы мемориалында, Домолазов йортында булдык, чиркәүне күрдек. Быел укучым Сидорова Оксана әлеге геройларның туып-үскән нигезләрен күрсәтеп чыгарга вәгъдә бирде. Батырлар даны мәңгелек. Моның шулай икәнен балаларга мәктәптә укыганда ук сеңдереп калырга кирәк

Лидия Пасыева, Усали мәктәбе укытучысы. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев