Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районында туган Георгий Ибушев - Россия Федерациясенең атказанган артисты!

Олы бүләгегез белән якташларыгыз чын күңелдән котлый, Георгий Мифодиевич! Киләчәктә дә шундый олы җанлы кеше булып калыгыз! Алдагы тормышыгызда да Сезгә бетмәс-төкәнмәс дәрт, иҗади ялкын, күңел күтәренкелеге, саулык-сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

Георгий Мифодиевич - районыбызның гүзәл табигатьле Владимир авылында туып-үсеп, Россия һәм Татарстан тарихында матур эзләр калдырган, күпләр сокланырлык тормыш юлы узган шәхес. Нәтиҗәле хезмәте Татарстан Республикасының халык һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты исемнәре белән бәяләнде. Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк гади бер авыл егетенең ерак 1978нче елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга керүе, аннары вокал бүлегендә М.Ф.Кольцов, А.Г.Заһидуллина классларында  белем алуы, гомер буе Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә солист булып эшләве, әле һаман замана белән бер аяктан атлап, төрле илләр буйлап җырларын яңгыратуы, музыка буенча белем һәм тәҗрибәсен яшь буыннарга бирүе – соклангыч һәм батырлыкка тиң күренеш. Ул бик сирәк очрый торган тавыш –  тенор-альтино иясе. Репертуарыгыздагы опера арияләрен, романсларны, чит ил, рус, татар композиторларының, шулай ук рус, татар, керәшен халык җырларын үзгә аһәң белән яңгырата! Югары һөнәри осталыгы, үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге, гадәти булмаган тембры, башкару гадилеге һәм ихласлыгы, шулай ук һәр әсәрне бөтен җаны белән тоемлавы, иң нечкә кылларга кагыла белүе аркасында тамашачыларның яраткан бөек артистына әверелде. Шигырьләрен дә бик яратып укыйбыз. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул туган ягыбыз белән даими элемтәдә тора; районыбызга һәм туган авылына кайтып килергә, якташлары, дуслары белән аралашырга вакыт таба. Бүген дә ул – Мамадышта көтеп алынган кунак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев