Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районында "Үлемсез полк ил буйлап атлый" дип исемләнгән кичә узды

Бүген Урманчы авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә өлешләрен керткән якташларын искә алдылар.

Җәнлек совхозы бистәсе мәктәбенең тамашалар залында узган кичәгә сугыш һәм тыл ветераннарының якыннары җыелган иде. Хәтер кичәсе барышында һәр каһарман турында тирән мәгълүмат әйтелде, мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Төбәкнең сәнгать осталары бу чараны матур музыкаль чыгышлар белән бизәде.

Мәктәпнең педагог-оештыручысы Зөлфирә Юнысова әйтүенчә, алар коллективлары белән "Үлемсез полк" флешмобы оештырып, 172 ветеран хакында мәгълүмат туплаганнар. Бу исемнәр бүгенге кичәдә дә кабатланды.

Патриотик рухтагы чара хакында тулырак 20нче апрель кичендә "Мамадыш ТВ" телеканалы эфирында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X