Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районында эре агросәнәгать оешмалары арасында спартакиада узды

Бүген Мамадышның Түбән Ушма авылы зур спорт бәйрәмен кабул итте. Биредә төбәгебез һәм күршедәге Кукмара районының иң эре агросәнәгать оешмалары арасында кышкы Спартакиада үткәрделәр.

“Сәламәтлек” дип исемләнгән ярышка 5 команда составында 249 спортчы килгән иде. Алар төбәгебезнең “АПК Азык-төлек программасы”, Кукмараның “Урал” ҖЧҖ, “Урал” СХПК, “Восток” һәм “Вахит” хуҗалыкларында хезмәт куючылар яки аларның балалары иде.
Спартакиаданың ачылышы “Дуслык” спорт комплексы каршындагы мәйданда үтте. “АПК Азык-төлек программасы” җитәкчесе, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин кунакларны сәламләп, барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, матур теләкләрен ирештерде. Катнашучыларга уңышлар теләде. Аның искәртүенчә, Кукмара районындагы “Вахит” хуҗалыгы рәисе Нәфыйк Хөсәенов инициативасы белән моннан 13 ел элек уздырыла башлаган бәйгеләрдә мамадышлылар өченче ел рәттән катнаша. Быел үзләре кабул итәргә булганнар.
Ачылыш төгәлләнүгә кунакларны кайнар чәй, милли ризыклар белән сыйладылар, аннан биш мәйданчыкка бүленеп 17 спорт төре буенча ярышлар башланды. “Сәламәтлек” спартакиадасы хоккей, волейбол, канат тарту, чаңгы ярышы, гер күтәрү, милли көрәш, пневматик мылтыктан ату, армспорт, дартс, һәм башка төрләр буенча уза.
Бәйгенең баш хөкемдары Түбән Ушма урта мәктәбе директоры Илшат Шәйдуллин.
Киләсе елга спартакиада Кукмараның “Вахит” хуҗалыгы базасында үтәчәк.
 

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев