Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш политехник көллияте студентлары ВорлдСкиллс стандартлары буенча демонстрацион имтихан тапшырды

. Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү компетенциясеннән биремнәрне 20 студент эшләячәк. 4 төр модульне башкару өчен аларның һәркайсына 12 сәгать вакыт бирелә.

26нчы февральдән Мамадыш политехник көллиятендә демонстрацион имтиханнар башланып китүе хакында хәбәр иткән идек. Беренче булып биредә Балык Бистәсе районының агротехник техникумы студентлары сынау тотты, ә бу атнадан ВорлдСкиллс стандартлары буенча биремнәрне мамадышлылар эшли.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү компетенциясе 4 модульдән гыйбарәт: электр җиһазлары, двигатель, механик привод һәм төгәл игенчелек системасы. Студентларга аларның һәркайсын узу өчен 3 сәгать вакыт бирелә. Имтихан вакыты бер кешегә алтышар сәгатьлек ике көнгә сузыла.

Һәр модуль мәйданчыгында имтихан тапшыручы студенттан тыш, эксперт һәм волонтер да бар. Эксперт башта бирем куя, аннан аның үтәлешен күзәтә.

Демонстрацион имтихан нәтиҗәләре буенча укучылар Skills-паспорт алачаклар.

Быел Мамадыш политехник көллияте базасында шушындый ук чаралар эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерүчеләр, пешекче булырга теләгән студентлар һәм автомобильгә техник хезмәт күрсәтү серләрен өйрәнүчеләр өчен оештырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев