Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш почтамтына яңа җитәкче билгеләнде

Бүген “Татарстан почтасы“на караучы Мамадыш почтамты коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Оешма дилбегәсен соңгы 14 ел дәвамында үз кулында ныклы тоткан Фаяз Мирзаян улы Габдрахманов лаеклы ялга китте.

-Фаяз Мирзаяновичны лаеклы ялга озату бик кызганыч, әлбәттә. Бердән аны коллективы ярата, икенчедән ул җитәкчеләр арасында да бик абруйлы шәхес. Кайсы өлкәдә генә эшләмәде, ул хезмәт куйган җирдә тәртип һәм матур күрсәткечләр булды,- дип искәртте тантаналы чарада катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов. Ул үзәк почта бинасының актлар залына җыелган коллектив хезмәткәрләренә һәм кунакларга Фаяз Габдрахмановның күмәк хуҗалык рәисе, мәктәп директоры булып эшләгән елларын, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган дәверне сөйләде, ирешкән уңышларын билгеләп үтте, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.
-Мамадыш почтамты “Татарстан почтасы“ бүлекләре арасында иң алдынгы позицияләрне били. Кайсы яктан алсаң да, коллектив лидерлар рәтендә. Монда турыдан-туры җитәкченең роле зур. Фаяз Мирзаяновичка хезмәте өчен зур рәхмәт белдерәбез,- диде “Татарстан почтасы“ директоры урынбасары Роберт Галимов.
Кунаклар чыгыш ясаганнан соң, сүзне Фаяз Габдрахманов алды. “Бар эшне дә эшләп бетереп булмый. Ләкин мин районыбыздагы барлык почта бүлекчәләренә дә ремонт ясап чыга алуыбыз белән горурланам. Мине шушы өлкәгә китергәне өчен язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Алга таба да аралашып яшик. Барыгызга да уңышлар телим“,- диде Фаяз Мирзаян улы.
Аннан коллективка яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфаны соңгы елларда район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы булып эшләгән Таһир Әхмәдулла улы Галимханов башкарачак.
-Таһир Әхмәдуллович та үзен яхшы яктан гына күрсәткән шәхес. Заманында без аны район үзәгенә Көмеш Күл мәктәбеннән чакырып китердек. Ул анда мәктәп директоры иде. Мәктәбе иң алдынгыларның берсе булды. Башта район мәгариф бүлеген җитәкләде, аннан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары иде. Соңгы елларда спорт өлкәсен җитәкләде. Дөрес, почта аның өчен әле яңа тармак. Әмма мин ышанам, Таһир Әхмәдуллович бу постта да сынатмас,- дип белдерде Анатолий Иванов.
Таһир Галимханов ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм барлык эш планнарын да уңышлы тормышка ашырырбыз, дип искәртте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев