Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш мөгаллимәсе Венера Яруллинаны шәкертләре янә бергәләп искә алды

Күренекле остазны шәкертләре, хезмәттәшләре, "Ак калфак" оешмасы вәкилләре быел да бергәләп, олы рәхмәт, хөрмәт хисләре белән искә алдылар, якты рухына багышлап дога кылдылар.

 

 
2016нчы елның 1нче гыйнварында, искәрмәстән генә, мәдрәсә мөгалиммәсе, остазбикә Венера Касыйм кызы Яруллина, башкалабызга Россия Ислам университетына укырга киткән җирендә, 33 яшендә (җәннәт яше санала!) ахирәт дөньясына күчте. Аның җеназасы районыбыз мөселманнары өчен олуг вакыйгага әйләнде, районкүләм уза торган тагын бер чарага нигез салды: Венера Яруллинага багышлап шәкертләре ел саен мәҗлес үткәрергә булдылар. Быел да шәһәребезнең иң күренекле абыстайлары һәм шәкертләре аның рухына Коръән багышлады. Мәдрәсәдәге очрашуда һәм “Диләрә“ кафесында уздырылган ашта аның турында йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре күп әйтелде, хатирәләр яңартылды. 


Венера Касыйм кызы 1982нче елның 13нче декабрендә дөньяга аваз сала. “Нухрат“ балалар бакчасына йөри. 1990нчы елдан - Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы. 2000-2004нче елларда Казанда “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә ислам шәригате һәм гарәб теле белгечлеге буенча гыйлем ала. 2013нче елда Россия Ислам Университетына укырга керә. 
Шушы кыска гына гомерендә дин юлында биниһая зур хезмәт куярга өлгергән, шәригать кануннары нигезендә яшәгән, бертуктаусыз гыйлем алган, халыкка Коръән нурын тараткан, шәкертләр укыткан туташның асыл сыйфатларын санадылар: иманлы, укымышлы, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, җаваплы, ышанычлы, акыллы, тәкъва, зирәк, гади, төгәл... “Әйе, бу чыннан да бик зур югалту. Дәресләрен һәрвакыт көтеп ала идек. Аның үзгә мәкам, аһәң белән Коръән укуы әле бик озак колак төбендә яңгырап торыр. Укыган догаларыбыз аңа барып ирешсен. Авыр туфрагы җиңел, урыннары оҗмахта булсын. Без остазыбызны беркайчан да онытмабыз, аның өйрәткәннәре белән гамәл кылып яшәрбез!“ – диләр мөслимәләр. 
Әйе, үлем Аллаһы Тәгалә тарафыннан гыйбрәт өчен, җан-фәрман чабып барганда туктап калып уйланыр өчен бирелгән... Дөнья – бер мизгел, гомер кыска, аның китабы теләсә кайчан ябылырга мөмкин. Аны гөнаһ эшләп, буш орлыклар чәчеп үткәрмик, булдыра алган кадәр игелек кылырга тырышыйк. Бары тик игелек кенә изгелек булып әйләнеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев