Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш медиклары алгы сафта

Район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре – Татарстанның иң яхшы белгечләре рәтендә.

 

 

Казанда Бөтенроссия “Медицина һәм фармацевтика буенча урта белемле иң яхшы белгечләр“  конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Анда

Мамадыш район үзәк хастаханәсенең данын дүрт шәфкать туташы яклады: Урта Кирмән ФАПы мөдире - фельдшер Эльмира Галиева, гомуми практика  табибы шәфкать туташы Гөлсинә Гәрәева, педиатрия бүлеге шәфкать туташы Елена Пономарева, физиотерапия кабинеты шәфкать туташы Илсюяр Гадельшина. “Иң яхшы участок шәфкать туташы“ номинациясендә Гөлсинә Гәрәева беренче урынга лаек дип табылды. Эльмира Галиева – “Иң яхшы фельдшер“ номинациясендә  икенче урында. Калган конкурсанткалар да номинантлар булдылар. Конкурста республикабызның барлык шәһәр, район хастаханәләреннән 100дән артык медицина хезмәткәре көч сынашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев