Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш мәдрәсәсендә кызлар өчен лагерь эшләде

Җәйге чорны күпчелек балалар лагерьларда уздырырга ярата. Шундый ял иту урыны шәһәр мәдрәсәсендә дә эшләп килә. Узган җомгага кадәр бирегә малайлар йоргән булса, бу атнада анда кызлар сменасы ял итте.

Ислам динендә булган балалар өчен лагерь 2000нче елдан бирле эшләп килә. Беренче елларда ул узәк мәчеттә уза. Берничә ел инде лагерь шәһәр мәдрәсәсе бинасында үтә.

7 көнне тәшкил иткән смена, иң элек малайлар өчен  оештырыла. Җомгадан җомгага кадәр яшәгән егетләргә алмаш булып, лагерьга 5 дистәдән артык кызлар килгән иде.

Әлеге  лагерьда бер ял иткән бала киләсе елга да килә, диде Әлфирә абыстай Миннегалиева. Кызларга 3 куратор билгелэнгэн була.

Иртәнге яктан төшкә тикле кызлар белем алса, төштән соң төрле чаралар үтә. Кызлар өчен смена кичә  тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев