Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш хатын-кызларына яшь булып калуның арзан серләре

Хатын-кыз психологиясе шундый итеп яратылган ки, аның гел яшь, чибәр булып күренәсе килә.

Йөзебездән яшьлек, сәламәтлек бөркелеп торсын өчен биткә кремнар сөртү генә аз, вакыт белән сыналган маскалар рецептларын да искә төшерү комачауламас. Әлбәттә, салонга барырга, кибет маскаларын сатып алырга да мөмкин. Ләкин, өй шартларында эшләнгән маскаларның алардан аз гына да калышмавын, киресенчә, күпкә яхшырак та булуын косметологлар үзләре дә раслады инде. 

 Банан маскасы

Яз көне күпчелек яшелчә, җиләк-җимеш витаминнарның күп өлешен югалта, ләкин банан әлеге исемлеккә керми. Бананны кабыгыннан чистартып ике кисәккә бүлегез. Бер өлешен ашый аласыз, икенчесен әйбәтләп изегез. Аңа берничә тамчы лимон согы һәм зәйтүн мае кушып болгатыгыз. Әзер масканы битегезгә сылагыз. Банан маскасы битне тукландыра.

Кыяр маскасы

Бик зур булмаган кыярны вак тишекле угычта уыгыз. Аңа ике аш кашыгы зәйтүн мае яки бер аш кашыгы каймак салып болгатыгыз. Маска әзер. Мондый маска сөрткәннән соң биттәге талчыгуның эзе дә калмый.  

Бодай үрентеләреннән маска

Бүген шыттырылган бодайның витаминнарга бай һәм сәламәтлек өчен файдалы булуын белмәгән хатын-кыз юктыр. Бер уч чамасы бодайны дымлы марляга төреп җылы урынга шыттырырга куябыз. Үрентеләр борын төртүгә блендерда әйләндереп алабыз да, ике аш кашыгы зәйтүн мае кушып әйбәтләп болгатабыз. Әзер масканы биткә сөртәбез.  

Бал-йомырка сарысыннан маска

Ике аш кашыгы балны су парында аз гына җылытып алыгыз һәм аңа ике аш кашыгы үсемлек мае, бер йомырка сарысы салып болгатыгыз. Әлеге маска бит тиресе коры, купшаклана торган ханым һәм туташлар өчен менә дигән. Масканы 5-10 минутлык тәнәфес белән ике тапкыр сыларга кирәк. Һәр икесендә дә бишәр минут тоткач, дару үләннәре төнәтмәсе белән юып төшерергә кирәк.

  Бал-солы маскасы

Ике аш кашыгы солы кисәкләрен (овсянка) куе ботка сыман масса килеп чыкканчы җылы сөттә яки суда тотып торырга кирәк. Аңа бер бал кашыгы бал, ярты бал кашыгы лимон согы һәм шуның кадәр үк зәйтүн мае салып тугыларга. Масканы биткә җылы килеш сыласаң яхшы. Ул битне тукландыра һәм дымландыра.  

Йомырка агыннан маска

 Йомырка агы тирене тарттыра һәм җыерчыкларны “язып” җибәрә. Бер аш кашыгы солы кисәкләрен (овсянка) блендерда әйләндергәннән соң барлыкка килгән солы онына бер йомырка агы, берәр бал кашыгы бал, сөт, лимон согы салып болгатыгыз. Аннан су парында җылытып алгач, битегезгә сылагыз.   

Эремчек-карабодай маскасы

 Бер аш кашыгы карабодайны блендерда онга әверелгәнче әйләндергәч, бер аш кашыгы эремчек, бер чәй кашыгы каймак өстәгез. Масканы юып төшерер алдыннан битегезгә әкерен генә массаж ясагыз. Әлеге маска купшакланган тиредән арындыра, тукландыра. Бит тиресе сабый баланыкы кебек йомшак, шома, тигез булып кала.

Алма маскасы

Ярты алманы вак угычтан уыгыз, аңа бер бал кашыгы бал, зәйтүн мае кушып болгатыгыз. Әлеге маска шулай ук скраб ролен дә үти, битне сафландырып җибәрә, витаминнар белән туендыра.

 Өй шартларында маскаларны ничек дөрес кулланырга

Рецептны игътибар белән укыгач, савыт һәм кирәкле ингредиентларны каршыгызга тезеп куегыз. 

  • Маска өчен кирәкле әйберләрне пыяла яки керамик савытта әйбәтләп болгатыгыз.
  • Бит тиресен скраб яки тоник ярдәмендә чистартыгыз.
  • Масканы биткә тигез итеп ягыгыз.
  • Маска биттә 15-20 минуттан да артык торырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев