Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш ишегалларында өстәмә машина кую урыннары булачак

Быел да шәһәребездә күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен 30 миллион сумнан артык акча каралган.

Ишегаллары һәр йортның йөзе ул. Аларны төзекләндерүне максат иткән программаның төп юнәлеше – биредә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру. Кешеләргә рәхәтләнеп яшәр өчен фатирларның матурлыгы гына җитми, ә ишегалдының бар яктан уңайлы булуы да мөһим. Ишегалдын комплекслы төзекләндерү – ул заманча коммуналь-инженер инфраструктура үсеше генә түгел. Монда иң мөһиме һәрнәрсәгә якын килү һәм барлык катнашучыларның да бердәм фикере тора.
Соңгы елларда шәһәребез һәм Мамадыш совхозы территориясендә күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү, өстәмә машина кую урыннары булдыру юнәлешендә шактый эшләр башкарыла. Быел әлеге программаны тормышка ашыру өчен 34 миллион сум акча бүленгән. Эшләр 27 йортны колачлаячак һәм 17 ишегалды яңа сулыш алачак. Подрядчы оешма Яр Чаллы шәһәренең “Автострой“ җәмгыяте. Бу көннәрдә аларның бер бригадасы шәһәр үзәгендә – Совет урамы, 36нчы йорт адресы буенча хезмәт куя. Биредә алар өстәмә машина кую урыны да ясаячак. Аның киңлеге 5, ә озынлыгы 24 метр булачак. Иң элек җирнең өске катламы алына. Кабат бирегә 18 см калынлыкта ком, аннан шул ук калынлыкта вак таш түшәләчәк. Өслеген 11 см калынлыкта асфальт тәшкил итә. Өстәмә мәйданчык әзерләү автомобильләр санының артуы белән аңлатыла. Бу быел “Автострой“ җәмгыяте тарафыннан төзекләндерелүче бишенче ишегалды. Кайберләрендә эш күләме йөз квадрат метрга да тулмый, ә икенчеләрендә 3000 кв метрга кадәр дип аңлата оешма вәкилләре. 
Шәһәр җитәкчелеге искәртүенчә, ишегалларына, машина кую урыннарына асфальт түшәү, өстәмә урыннар булдыру хакимият тарафыннан башкарыла торган эшләр булса, территорияләрен матурлауга бу өйләрдә яшәүчеләр үзләре дә өлеш кертергә тиеш: чәчәкләр утыртып һәм аяк астын чүпләмичә. Җитәкчелек сүзләре белән килешми мөмкин түгел, һәр ишегалды, капка төбе йортның, биредә яшәүче хуҗаларның йөзе ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев