Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш ир-аты мәк чәчәген өзүенә ник үкенә

Күптән түгел генә 69 яшьлек райондашыбыз билгеле бер күләмдә наркотик матдәләр белән сату иткән өчен (РФ Җинаятьләр кодексының 228.1нче маддәсенең 3нче өлеше) закон каршында җавап тотты.

Аңа карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләве район прокуратурасы тарафыннан да яклау тапты.

Тикшерү версиясе буенча узган елның июль азакларындагы бер көнне 15.00 сәгатьтә (төгәл көне билгеле түгел) Г. районыбызның Ишки авылындагы Заречная урамында урнашкан 5нче санлы йортның ташландык бакчасында мәк саламына тап була. Мәгълүм булганча, мәк наркотик матдә булып исәпләнә. Пенсионерның башына, аны җыеп алып, сату теләге килә. Моны законсыз эшләячәге турында ул чагында уйлап та карамагандыр, күрәсең. Шул максаттан чыгып, Г. мәк бөреләрен пакетка җыеп ала да, әлеге йорттан ерак булмаган өенә алып кайта. Барлыгы 24,8 грамм “уңыш” җыя ул. Аны тәрәзә төбендә киптергәч, саклауга куя. Быелның 6нчы мартына чаклы тота ул наркотикны. Шул көнне көндезге икенче ярты белән икеләр тирәсендә үзенең ишегалдында наркотикны 800 сумга Б.га сата.

Алдан тикшерү барышында Г. үзенең җинаять кылуын таный. Гаебен тануы, кылган гамәле өчен үкенүе исәпкә алына һәм РФ Җинаятьләр кодексының 73нче маддәсен кулланып, суд аны шартлы рәвештә сынау срогы белән, дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарды. Моннан тыш аңа махсуслаштырылган, шартлы рәвештә хөкемгә тартылганнарга күзәтчелек итүче орган рөхсәтеннән башка даими яшәү урынын үзгәртергә ярамый. Шул ук органга даими рәвештә теркәү узарга тиеш була.

Бүгенге көндә суд карары көченә керде.

Ленар Әскәров,

район прокуроры урынбасары    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев