Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш инвалидлары ни хәлдә?!

Мамадыш районында инвалид балалар да, үсмерләр дә, өлкәннәр дә бихисап икән. Кайберләренең адресларын юнәтеп, хәлләрен белергә ниятләдек. Район “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рузалия Нәкыйп кызы җитәкчелегендә, күчтәнәч пакетлары ясап, аларның өйләре буйлап сәфәргә чыктык.

Чиратта – Люция апа Губина. 82 яшь тулган. Күңеле күтәренке, без килгәнгә бик сөенде. Кулына күчтәнәч бирүгә, аның шатланганын күрсәгез! Колагы ишетми, күзе күрми. Шулай да пакетны ача да, яба, ача да, яба. “Рәхмәт инде, никадәр әйбер алып килгәннәр!“ – дип куана. “Колагым ишетсә, күзем күрсә,  яшим әле мин“, - ди. Сеңлесе дә аптырап калмады: “Менә лотерея отсак, иң беренче сине хастаханәгә алып барам!“ – дип, апасын куандырды.

Маргарита Хаҗиева. 50 яшь. Беренче төркем инвалид, коляскада. Без кергәндә йокыдан торып килә иде. Тормыш иптәше эшеннән туктаган, авыру карый. Торуына коймак пешергән. 11 класста укучы малаен мәктәпкә озаткан. Маргарита үзе дә мәктәптә эшләгән. “Хезмәттәшләрең киләләрме хәл белергә?“ – дип сораганыма үкенеп тә куйдым.

Вахит авылы кызы Бәрия Шакированың күзләре күрми. Тормыш иптәше Тимерхан инсульт кичергән. Өйдә тәртип, чисталык. “Бергәләп җыештырабыз, үз өемдә ориентлаша беләм,“ – ди Бәрия. Бергәләп фотога төштек.

Җиңү урамына юл тоттык. Фәүзия ханым 40 яшьлек улы Эдуардны һәм 93 яшьлек әнисен карый. Ханым авыр хезмәтеннән зарланмады да, йөзенә дә чыгармады. Аллаһы Тәгалә түземлек бирсен үзенә.

Беренче төркем инвалид, балачактан церебраль параличлы Ринат Фатыйховны әнисе Нәфисә ханым 40 ел карый! 40 көн түгел бит ул! Нәтиҗәсен үзегез ясарсыз дип беләм.

Розалия ханым Шакирова 20 ел элек авариягә очрый. “Мин яңадан тудым, 20 елга беренче тапкыр шулай зурладылар мине, рәхмәт инде!“ – диде ул. Күңелләр тулды. Их, онытабыз шул, югыйсә, бер пачка чәй алып, хәлен белешеп чыксаң...

Бертуган Наил (48 яшь), Фаил (46 яшь) әниләре Рауза ханым белән бергә гомер итәләр. 80 яшьлек ананың хезмәте турында язмыйча да аңлашыла дип беләм.

Сиринә ханым Короткова  өч малай үстерә. Җиде яшьлек улы Тимурда – ДЦП. Атна саен Алабугадан улын  алып кайта, дүшәмбе кире мәктәпкә илтеп куя. “Их, улымны күрмәдегез, хәзер әйбәт йөри башлады!“ – дип, шатлыгын безнең белән уртаклашты.

Берсеннән-берсе мәгънәле, эчкерсез сүзләр ишеттек без ул көнне. Хәтта 92 яшьлек әби: “Әле тагын ике ел яшисем бар, кызым ипотека түли, мин  ярдәм итмәсәм, кем итә аңа!“ – дип көлдерде.

Сәяхәтебез тәмам. Ләкин һәр яңа танышыбыз турында язар сүзләр бик күп калды. Кеше гомере... Бу ике сүздә күпме мәгънә: тормыш юлы, ак һәм кара таплар, гомумән бәхет һәм каршылыклар. Барыбыз да яшик, дөнья матур, дөнья киң. Тик бер-беребезнең хәлләрен ешрак белсәк, игелекле, саваплы гамәлләрне күбрәк кылсак иде.

Луиза Мисбахова.

Мамадыш шәһәре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев