Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш иң яхшы Яңа ел бизәлеше республика конкурсында 2нче урынны алды

Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында уздырган утырышта билгеле булды.

Конкурс 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр уздырылды. Быел алты номинация бар иде.  2019 елның 28 декабреннән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр 12 эшче төркем, Яңа ел чараларын уздыру дәрәҗәсен һәм оештырылышын бәяләү өчен, республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында булды.

Муниципаль берәмлекләр сайтларында үткәрелгән иҗтимагый фикерне сораштыру нәтиҗәләре бәяләүнең өстәмә критерие булды.

 “Административ үзәкләре район әһәмиятендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү номинациясендә мактаулы 2нче урынга Мамадыш районы лаек булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсның гомуми приз фонды 11 млн. сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев