Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш фермеры: “Ел саен Корбанга ун сарык сатам”

Ишки авылы имамы Кәниф хәзрәт Әхмәтов сүзләренчә, әлеге төбәктә елның-елында корбан чалдыручылар шактый.

Сарык малы алырга дип, күпләр Илдар Заһриев хуҗалыгына килә.

–Сарыкларны күпләп ун ел элек асрый башладым. Аңа кадәр “Вамин”да эшләп йөрдем. Ике мең сум хезмәт хакы чыга иде. Аны да продуктлата гына түлиләр. Уйладым-уйладым да, үземә эшләргә карар иттем. Ул чагында өч баштан тотынган идем, хәзер сарыкларның баш саны иллегә тулды. Ел саен Корбан гаетенә уртача унны алалар. Олыяз, Ушма авылларыннан да  килделәр быел. Бүген тагын берәү белеште. Алар минем токымлы түгел, гади сарыклар. Зарланмыйм, акчасы акмаса да тама инде. Төп эшем шул хәзер. Белгечлегем буенча зоотехник мин. Шуңа да маллар чит өлкә түгел. Терлек азыгының бер өлешен үзем әзерлим, сатып алырга да туры килә. Быел 16 төргәк печән алдым. Ашлык та кирәк булачак әле. Җәй айларында ризыкка экономия. Сарыкларны көнгә ике тапкыр көтәргә алып чыгам, – дип сөйли фермер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев