Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество.

Мамадыш фермеры: “Авылда да матур һәм бай яшәргә мөмкин”.

Иң мөһиме - теләк булу, күп эшләү һәм барлык кыенлыкларны, авырлыкларны җиңеп үз максатыңа бару. Бу Вахит авылындагы Сәмигуллиннар гаиләсенең уңыш формуласы. Аны башкалар да үзләрендә куллана ала.

Хөкүмәт авылларның киләчәге фермерлар кулында, дип әйтә. Әлеге юнәлешне үстереп кенә салаларны саклап калып булачак. Шуны күздә тотып, аграр бизнесны үстерү өчен төрледән-төрле программалар кабул ителә. Аларда катнашучылар арасында Вахит авылында гомер кичерүче Сәмигуллиннар да бар. Төбәктәге иң тырыш гаиләләрнең берсе бу. Безнең иҗат төркемен уллары Раил каршы алып, барысы белән дә җентекләп таныштырды.

-Без вакыт булган саен әтиләргә кайтып булышабыз. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 10 баш савым сыеры исәпләнә, бозаулар, ат асрыйбыз. Җир участогы да бар. Печәннәрне, ашлыкны шунда әзерлибез. Бер әйбер дә җиңел генә бирелми. Әмма гаилә белән бергә тырышканда, авырлыкларга бирешмибез,- ди Раил Сәмигуллин.

Сәмигуллиннар гаиләсенә аграр бизнеска керергә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-толек министрлыгының программасы ярдәм итә. Анда катнашып 200 мең сум субсидия алалар, гаилә фермасы оештыралар.

-Гаилә фермасын булдыру идеясен әти әйтте. Хәзерге заманда үзең тырышмасаң, берәү дә китереп бирми, эшләп карыйк, диде. Башта сарай төзедек. Агач материалын үзебезнең пилорамада әзерләдек. Аннан маллар алдык,- ди Раил.

Уңышка ирешү сере бик гади - тырышырга кирәк, ди Раил. Шул чагында гына продукция ала аласың. Малларны тукландыруга зур игътибар бирәбез, дип сөйләде ул. Кечкенәдән әти-әнисенә ярдәм итеп үскәч, монда аның өчен бер яңалык та юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев