Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш электрчылары узган елга нәтиҗә ясый

Алар хезмәттә дә, спортта да, мәдәнияттә дә алдынгылар. Мамадыш электр челтәрләре коллективы узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм яңа сезонга максатлар билгеләде. Мамадыш РЭСы бүгенге көндә 128 торак пункт территориясендә урнашкан электр җайланмаларын, шулай ук шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләрен эксплуатацияли һәм хезмәт күрсәтә.

Иң элек «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы «Алабуга электр челтәрләре» Мамадыш РЭСы җитәкчесе Рафаэль Абдрахманов башкарылган эшләр турындагы доклад белән чыгыш ясады.  Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә электр энергиясен төп кулланучылар: Мамадыш спирт заводы, сыр-май комбинаты, балык заводы, «Болгарнефть» ААҖ, «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ һәм «Вятка» сәнәгать паркы.

Агымдагы елда нинди төзелеш һәм ремонт эшләре көтелә, энергетикларның ярдәме кайда күбрәк кирәк булачак? Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов сөйләде. Аның әйтүенчә, электр челтәре коллективы - барлык район һәм республика чараларында актив катнашучылар һәм җиңүчеләр.

Очрашуда шулай ук “Челтәр компаниясе”нең – “Түбән Кама электр челтәрләре” филиалы директоры Владимир Уржумцев та катнашты.

Мамадышта инвестицион үсеш программасы буенча тышкы челтәрләр реконструкцияләнде: Совет урамында - 8 млн 527 мең сумлык, Каюм Насыйри урамы буенча 5 млн 806 мең сумлык югары вольтлы линияләр һәм комплектлы подстанцияләр ремонтланды. Чкалов, Островский, Осипенко, Полевая, Приовражная урамнары буенча 9 млн 156 мең сумлык һава электр тапшыру линияләре һәм мачта трансформатор подстанцияләре реконструкцияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев