Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш депутатлары киләсе ел бюджеты хакында сөйләште

Бүген район Советы һәм Башкарма комитеты бинасының утырышлар залында өченче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының унтугызынчы утырышы үтте. Көн тәртибе проектына 13 мәсьәлә кертелгән иде. Алар буенча чыгышларны тыңлау һәм фикер алышуга күчкәнче, район башлыгы Анатолий Иванов Тау иле авыл җирлеге рәисе Василий Ивановка озак елларга сузылган тырыш һәм намуслы хезмәте, шулай ук тууына 60 яшь тулу уңаеннан ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Рәсми өлешкә күчеп, иң элек 2018нче елга һәм 2019-2020нче елларның планлы чорына Мамадыш районының бюджеты хакында сөйләштеләр. Әлеге тема буенча төп доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесенең урынбасары Венера Йосыпова чыгыш ясады. Биредән аңлашылганча, төп керем чыганаклары булып физик затларның керемнәренә салымнар, акцизлар һәм җир салымнары тора. Алар район бюджетының 89%ын тәшкил итә. Киләсе елга район бюджетының тулаем керемнәр суммасы 986 млн 293 мең 49 сум булыр дип көтелә. Ә 2017нче ел бюджетының тулаем керемнәре ел азагына кадәр 1 млрд 51 млн 806 мең 1 сум булыр дип фаразлана.

2018нче елда бюджет чыгымнарының иң зур өлеше мәгариф тармагына бүленәчәк- 687 млн сумнан артык. Икенче урында 101 млн сум бюджет белән мәдәният өлкәсе килә.

Бюджет хакында сөйләшүне Анатолий Иванов йомгаклады.

 

-Бюджет ел саен бик киеренке. Узган еллар белән чагыштырганда, күреп торасыз, үсеш зур түгел. Керем өлеше якынча 5 млн сумга арта. Чыгымнар да зур. Оешмаларның яки авыл җирлекләренең бюджетларын карасаң, анда бары тик хезмәт хакы һәм коммуналь түләүләргә генә чыгымнар каралган. Ә үсеш өчен өстәмә керемнәр табарга кирәк,- диде район башлыгы.

Утырышта район бюджетына иң күп салым түләүче оешмаларны да атадылар. Беренче урында сыр-май җитештерү комбинаты булса, икенчедә шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин.

 

Ильнур Юнусов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев