Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре инглиз телендә аралаша

“Magic English“ исеме астындагы программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениясындагы балаларга ирекле инглиз телендә сөйләшергә мөмкинлек бирә

«Magic English» программасы Мамадышта икенче елын эшлэп килә. Анын төп максаты балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдә чит телләргә  кызыксыну  уяту. 

Программа кысаларында ел ахырында хисап тамашалары да уздырыла. Анда балалар 12 ай дәвамында өйрәнгәннәрен тәкъдим итә. Шундый чара «Ләйсән» балалар бакчасында да узды. Килгән нәни кунаклар һәм бакча тәрбияләнучеләре инглиз телендэ төрле әкиятләрне сәхнәләштергән иде.

Бүген үз чыгышларын 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясы әзерләгән. Алар «Бәләкәч», «Ләйсән», «Кояшкай», «Миләшкэй» һәм Красная Горка авылыннан «Аленушка» балалар бакчалары.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә әлеге программа шәһәр нәниләре өчен генә каралган. Ләкин якын киләчәктә аны авыл жирлекләре өчен дә кертергә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев