Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш авылларында халык җыеннары уза

Сыер асраучылар дәүләткә сөт тапшырып 10 миллион сум табыш алган, җирлектә миллион ярым сумлык эшләр башкарылган. Районыбызның Шәдче төбәгендә 2019нчы елга нәтиҗәләр ясап, алда торган бурыч-максатларны билгеләделәр. Халык җыеннары һәм авыл Советы утырышыннан – безнең репортаж.

Шәдче авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышына кадәр район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин бу төбәккә караучы берничә торак пунктта булды, аларда эшчәнлек алып баручы шәхси йорт хуҗалыклары белән танышты. Шундыйларның берсе – Вахит авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе. Бүгенге көндә алар 13 баш ат асрый, нәселле сарыклар үрчетәләр. Моңа кадәр алар барысын да үз көчләре белән булдырганнар, бернинди дәүләт ярдәме дә алмаганнар. Ришат Сәмигуллин Абдуллиннарга ат үрчетүчеләр, терлек тотучылар өчен эшләүче программалар турында хәбәр итте, аларда катнашырга чакырды. Шушы ук эчтәлектәге сөйләшү авыл халкы белән булган очрашуларда да дәвам итте. Биредә моннан тыш, җирлек башлыгы Валерий Шрыков узган ел төбәктә башкарылган эшләр буенча хисап тотып, Шәдчедә спорт мәйданчыгы төзүләрен, 250 метр озынлыктагы юлга вак таш түшәүләрен, барлык авылларда да янгын гидрантлары урнаштыруларын җиткерде, алда торган планнар белән уртаклашты.

Шәдче җирлегендәге иң зур учреждениеләрнең берсе - өлкәннәр һәм инвалидлар өчен махсуслаштырылган торак-йорт. Анда хәзерге вакытта 70 кеше яши. Халыкның 50% мамадышлылар, ә башкалары республиканың төрле район-шәһәрләреннән килүчеләр.

Шәдчедәге янгын сүндерү депосы әлеге җирлеккә генә түгел, ә шушы зонадагы башка авыллар сагында да тора. Постта 4 смена булдырылган, 2 данә махсус техникалары бар. Узган ел аларга бер чакырту буенча чыгарга туры килгән. Күңелсез хәлләрне булдырмау өчен халык арасында аңлату эшләрен даими алып бару һәм шәхси йортларга янгынга каршы датчиклар урнаштыру зарурлыгын да искәртте район башлыгы урынбасары. Ә җирлекнең үсешенә килгәндә, монда зур рольне халыкның активлыгы уйный, ди Ришат Сәмигуллин.

Авылның киләчәген хәл итүче балалар туу санына килгәндә, узган елгы сан сөенерлек. 2016нчы елда җирлектә нибары 1, 2017нче елда 7 сабый дөньяга килсә, 2019нчы елда аларның саны унга тулган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев