Котлыйбыз: Салават Миңнеханов белән Гүзәлем тәүге тапкыр әти-әни булды!
Бу көннең тагын бер куанычлы хәбәре: популяр җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең беренче сабыйлары дөньяга аваз салган.
Бу хакта җырчылар Инстаграммнарында хәбәр итә.
Әлеге хәбәрләрдән аңлашылганча, кыз балага бәхетле әти-әни Мәдинә дип исем сайлаган. Сабыйның авырлыгы - 3845 гр, буе - 56 см.
Яшь әти-әнине без дә ихластан тәбрик итәбез. Салават, Гүзәлем, кызыгыз сау-саләмәт, игелекле, бәхетле бала булып үссен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев