Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тәрбиячеләр көне белән котлау

Хөрмәтле тәрбиячеләребез Миләүшә Кәшифовна, Зәкия Кыямовна, Гөлнур Хөснулловна, Әлфия Динмөхәмәтовна!!!

Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп- җыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы -зур куаныч. Ул гына да түгел, сезнең яшьлек-матурлык, үз-үзегезне гел шулай гүзәл йөртүегез дә безне куандыра. Чөнки сабыйлар сездәге ямьне, гүзәллекне күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә шундый таләп куялар, матурлыкка омтылалар.  Без исә боларның барысына сөенәбез, нәниебезнең Кеше булуга ясаган беренче адымнарында, киләчәккә салынган нигезендә тырышлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм белән ихластан тәбриклибез. Бары бәхетләр, уңышлар һәм иҗади биеклекләр сезгә. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз.

Иң изге теләкләр белән  “Миләшкәй” балалар бакчасы мәктәпкәчә әзерлек төркеме әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев