Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Корбан гаете якынлаша

Быел Корбан гаетен 11 августта билгеләп үтәчәкбез.

 Татарстан казыйларының бердәм фикере буенча, бу көнне өлгермәүчеләр 12 һәм 13 август көннәрендә шулай ук корбан чала ала. Корбан нисабының күләме дә тәгаенләнде: барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри.

Бәйрәм намазы 11 августта Казан шәһәрендә 4.30 сәгатьтә укылачак. Бәйрәм вәгазен иртәнге 4.00тә башлау тәкъдим ителә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгуга карап билгеләнәчәк.

Казанда 19 урында корбан чалу оештырылачак – аларның төгәл адреслары һәм телефон номерлары белән исемлек соңрак хәбәр ителәчәк, дип яза Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте. Башка еллардагы матур гадәт буенча, гает көнне балалар өчен бәйрәм чаралары мәчет каршындагы мәйданчыкларда, район-шәһәр паркларында дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев