Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Көмеш Күлнең йөзек кашлары

“Үзенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дип язып калдырган бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхреддин.

Әйе, һәрбер кеше үз халкының телен, тарихын, аның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын белергә, аларны күз карасыдай сакларга һәм киләчәк буыннарга бөтен килеш тапшырырга тиеш.  Әлеге хакыйкатьне эчендә җаны булган  һәркем аңларга, булдыра алганча үтәргә тиеш. Бәхеткә, арабызда телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны яратучы, киләчәк буыннарга тапшырырга әзер торучы шәхесләребез бар әле. Мин бүген  Көмеш Күл авылының йөзек кашы булган “Мирас” төркеме турында сөйләргә телим.

 

Моннан нәкъ биш ел элек Көмеш Күл мәдәният йорты директоры Хәсәнов Рифат җитәкчелегендә авылыбызда Мөбәрәкшина Минзәлифә, Җиһаншина Рәйхана, Галиуллина Римма, Әхмәтшина Розалия, Гатина Сәвия апалардан торган “Мирас” төркеме оешты. Бу ханымнар - гомерләре буе авылда сыер савучы булып эшләгән хөрмәткә лаеклы апалар. Элекке елларда колхоз фермаларында терлекчелектә эшләү бик авыр хезмәт иде. Бөтен эш кул белән башкарылды. Фермадан  арып кайтуга, өйдәге маллар, тавык чүпләп бетерә алмаслык  эшләр көтеп тора, балаларны тәрбиялисе бар. Шулай булса да, күңелләре көр булган, кыенлыкларны җыр белән җиңгәннәр алар.  Гомер буе колхозда гына түгел, районда алдынгы сыер савучылар булып саналганнар. Инде барысы да лаеклы ялда, әмма җыр-моңга гашыйк бу апалар тыныч кына өйдә утыручылардан түгел.  Көн саен, мәдәният йортына килеп,  яңа җырлар өйрәнәләр, яшьлекләрендә кичләрен яратып уйнаган уеннарын искә төшерәләр, төрле чараларда чыгыш ясарга әзерләнәләр. Җитәкчеләре Рифат Рифхәтович баянда халык көйләрен уйнап җибәрүгә, барысы кушылып җырлый башлый.  Мәдәният  йортында, күрше-тирә авылларда бер чара да алар катнашыннан башка үтми. Район сәхнәсендә дә еш чыгыш ясыйлар. Халкыбызның борынгы уен-йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга да бик теләп өйрәтәләр. Балалар белән бергәләп, “Гөрләп үткән яшьлек”, “Кичке уеннар”, “Зәлидә” кебек тематик чаралар уздыралар.

     “Мирас”лылар сәхнәдә генә түгел, тормыш мәшәкатьләрендә дә гел бергә. Бишәүләп тезелешеп, “Рифат чишмәсе”нә суга йөриләр, каз өмәләре үткәрәләр, мал эчәгесен дә бергәләп эшкәртәләр. Бакча эшләрендә, печән өсләрендә дә бергә.  Гаилә бәйрәмнәре, туган көннәр барысы өчен уртак. Пешергән камыр ризыкларын да бергәләп ашыйлар, кибеткә дә бергәләп йөриләр.

  Авылыбызда аларны яратып, үз итеп “мираслылар” дип йөртәләр. Алар - Көмеш Күлнең күрке, җаны, мактанычы, горурлыгы. Хөрмәтле “мираслылар”, сезне чын күңелдән кечкенә булса да юбилеегыз белән котлыйсы, киләчәктә дә иҗат дәртегезнең сүнмәвен телисе килә. Сәламәт  булыгыз, әле бик озак еллар дәртле җырларыгызны яңгыратып,  халкыбызның күңел җәүһәрләрен саклап, аларны милләттәшләребезгә тапшырып яшәвегезне телибез. Рәхмәт сиңа, халкым, шундый оптимист, яшь рухлы, тынгысыз җанлы шәхесләрең өчен рәхмәт.

   Зөлфирә Саматова.

Көмеш Күл авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев